Буада ЮХИДИ инспекторлары ДТП ясап качкан автоледины эзлэп тапканнар
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгьлүматларга караганда, кичә Космовский урамында “Форд” автомобиле руленә утырган 1971 елгы автоледи юл-транспорт һәлакәте ясый.
Ул урамнан баручы “Лада Ларгус”ны куып җитеп, узып, аның полосасына басканда арттан килүче “Ларгус”ның бамперына зыян китерә. ДТП ясаганлыгын белеп торып, китеп бара. Тик еракка түгел. Юл-транспорт һәлакәте булган урынга килгән инспекторлар аны шәһәрнең “Жемчужина” кафесы каршыннан эзләп табалар. Автоледига карата административ эш кузгатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев