Буада юл билгеләре, светофорлар, разметкалар яңартыла
Район башкарма комитетының юл, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенең баш белгече Ранис Бәдертдинов әйтүенчә, быел юл куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча да күп эш башкарылачак. Ефремова һәм К.Зыятдинов урамындагы светофор тулысынча ремонтланачак. Шәһәрдә җәяүлеләр өчен өстәмә светофорлар да урнаштырылачак. 150 данә яңа юл билгеләре куела. Шуның 20се тукталышларда, калганнары "Юл...
Район башкарма комитетының юл, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенең баш белгече Ранис Бәдертдинов әйтүенчә, быел юл куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча да күп эш башкарылачак.
Ефремова һәм К.Зыятдинов урамындагы светофор тулысынча ремонтланачак. Шәһәрдә җәяүлеләр өчен өстәмә светофорлар да урнаштырылачак. 150 данә яңа юл билгеләре куела. Шуның 20се тукталышларда, калганнары "Юл бир!", "Төп юл" билгеләре" һәм башкалар. Шул исәптән зәңгәр фондагы юл билгеләре ут кайтаргыч өслеклеләре белән алыштырыла. Ясалма тигезсезлекләр Космовский урамында ике урында ясала. Шулай ук Р. Люксембург һәм Арефьев тыкрыкларында да автомобиль хәрәкәтенең ике якка юнәлешендә дә куела. Моннан тыш бу тыкрык яктыртылачак. Шулай ук бирегә җәүлеләр өчен киртә куела. Анысы Р.Люксембург-К.Зыятдинов, Ефремов-К,Либкнехт, Ефремов-Гагарин, Р.Люксембург-Гагарин урамнарында да булачак.
Моннан тыш 65 урында җәяүле юлны аркылы чыгу "зебралары" һәм күпчелек урамнарда юнәлешне аеручы разметкалар яңартыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев