Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада үзмәшгульлек буенча бәхәс туды: урын-җир әйберләре тегеп сатучы “Минем салым” буенча теркәлә аламы, юкмы?

Район советының утырышлар залында буалылар Татарстан Республикасы федераль салым  хезмәтчелегенең 8 номерлы районара инспекциясе вәкиле Андрей Зайков  белән очрашты.

 

Төп тема үзмәшгульлек  буенча “Минем салым” сылтамасында теркәлү буенча яңалыкларга багышланды. Бүген районда  үз эшен булдырган барлыгы 235 кеше  теркәлгән. Вәкил  катнашучылар алдында слайдларда теркәлү тәртибе, салым күләме, мәшгульлек төрләре буенча тәфсилләп сөйләде. Ахырдан сорауларга җаваплар бирде.  Яңгыраган сораулар арасында кайберләре бәхәс куптарды: мәсәлән, тукыма сатып алып, урын-җир әйберләре тегеп сатучы үзмәшгуль була аламы? Юк, дип аңлатты салым органнары вәкиле. Аның аңлатуынча, бу бары тик ниндидер товарны үзгәртеп тәкъдим итү булып кына санала. Ә закон буенча үзмәшгуль булып теркәлүче нәрсәне дә булса җитештерергә тиеш. Тагын сорау килеп туды: нидер җитештерү өчен чималны кемнәрдер барыбер сатып ала бит, мәсәлән камыр ризыклары пешерүче он, май, дигәндәй. Андрей Зайков бу очракта пешереп сатучыны үзмәшгуль булуын төрле яклап исбатлады.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев