Буада Зөя елгасы аша салынган һәм ташу вакытында су астында калучы ике күпердән йөрү тыела.
Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр буенча министрлыкка сылтама буенча районның рәсми сайты хәбәр итә.
Зөя елгасында су күтәрелү һәм су басу куркынычы сәбәпле, 2026 елның 2 апреленнән ике түбән күпердә транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте вакытлыча туктатылды. Болар Немчиновка авылы (Кият авыл җирлеге) һәм Кильдуразы авылы (Черки-Кильдураз авыл җирлеге) территориясенә керә.
Әлеге күперләрдән җәяүлеләргә һәм автомобиль чараларына үтеп йөрү махсус боерык чыкканчыга кадәр тыела. Күперләргә илтүче юлларда «Күпергә керү тыелган» билгеләре һәм тимер-бетон блоклар урнаштырылачак.
Игътибарлы булыгыз, хөрмәтле гражданнар: су баскан күперләрдән үтәргә тырышмагыз. Бу үлемгә китерергә мөмкин! Объезд юлларыннан файдаланыыз. Үзегезне саклагыз!,- диелә әлеге хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев