Буада «зур гаиләгә» - Яңа ел бүләкләре
Якташлык быел да традицияне бозмады.
Быелгы Яңа елда да Буаның картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләр Казан кунакларын көтеп алдылар.
Традициягә әверелгән Яңа ел визиты биредәге 122 әби-бабайга зур куаныч китерде. "Буа якташлыгы" Президенты Ирек Закиров, Татарстан дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, "Р -Агро" җәмгыяте җитәкчесе Раил Зыятдинов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов күп бүләкләр белән килделәр.
Аларның миссиясе шундый - биредәге өлкәннәргә ярдәм итү, алар тагын да уңайлы, яхшы шартларда яшәсен өчен ярдәм итү. Интернат йорт директоры Рәзинә Хисаметдинова белән алдан элемтәгә кереп, аңардан сорашып, кирәкле җиһазлар белән булышу. Быел киемнәр элү өчен җиһаз бүләк иттеләр.
-Без 20 ел дәвамында туган районыбыздагы өлкәннәр йортына кайтабыз. Бу - безнең бурычыбыз. Чөнки биредәге буын көн-төн бил бөгеп эшләп, үзләренең яшьлекләрен, бөтен гомерләрен безнең киләчәккә багышлаган кешеләр. Алар эшләгән чорда заманча техника да, җиһазлар да булмаган, күбесе кул хезмәте белән җитештерелгән. Шуңа карамас та алар зарланмыйча, бөтен авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәреп яшәгәннәр. Безнең якташлык әгъзалары беләбез һәм моның өчен барысына да рәхмәтле. Исән-сау булыгыз, тыныч картлык, шатлыклы көннәр сезгә, - диде Ирек Мөнир улы.
Өлкәннәр бу сүзләрне тыңлаганда күбесенең авыр хезмәтле яшьлек еллары искә төште күрәмсең, йөзләре моңсуланды.
Бу сүзләргә Ринат Рәүф улы да кушылды. Ул республика җитәкчелеге исеменнән олы буынга рәхмәтләрен җиткерде.
-Без сезгә карап, үрнәк алабыз. Озак яшәгез, безне гел шулай тулы составта каршы алырга насыйп булсын, - диде ул.
Башкалар да әлеге изге теләккә кушылды.
Очрашу соңында барча зур гаилә якташлар алып кайткан күчтәнәчләр белән сыйландылар.
Буадагы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка булышу - Буа якташлыгы районда башкарган максатлы юнәлешләрнең берсе. Якташлык оешканнан бирле, җәмгыять әгъзалары районга кайткач, бирегә керергә, өлкәннәрнең хәлен белергә тырышалар. Ә Өлкәннәр һәм Яңа ел бәйрәменең бер көнен алар белән уздыру ул традиция. Төрле елларда алар кирәкле җиһазларга сертификат тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев