Буадагы “Начало” аноним эчүчеләр төркеме җыелышлары яңа адрес буенча үтә башлады
“Начало” аноним эчүчеләр төркеме адресы үзгәрүе турында хәбәр итә.
Ул хәзер Буа шәһәре, Космовский урамы, 31 адресы буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасының беренче катында урнаша. Аның җыелышлары атнаның дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 18дән 19 сәгатькә кадәр үтә.
Киләсе якшәмбедә анда Казан һәм Яшел Үзән шәһәрендәге аноним эчүчеләр түгәрәге әгъзалары килүе көтелә. Очрашу 13 сәгатьтә башлана. Аның кысаларында катнашучылар тәҗрибә уртаклашалар һәм якын аралашачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев