Буадагы республика балалар санаторийда заманча шартларда дәвалыйлар
Капиталь ремонт ясаганнан соң, шифаханә яңарды һәм уңайлыклар күбәйде. Ремонтның икенче этабы да булачак. Аны нинди үзгәрешләр көтә? Әлеге материал шулар турында.
Соматик авырулардан дәвалыйлар
Санаторийның баш табибы Җәвидә Шәмгунова балаларны дәвалау процессы белән таныштыруны физиотерапия бүлмәсеннән башлады. Биредә инде икенче атна шәһәрнең М. Вахитов исемендәге гимназия, Ырыңгы, Ташкичү авыллары мәктәпләре укучылары “кунакта”. Балаларның бер төркеме дәресләрдә, ә бер төркеме медицина процедуралары ала. Физиотерапия бүлмәсе шәфкать туташы Наилә Сабирова кайсын ингаляция ясау аппаратына утырта, кайсына магнит терапиясе ясый, аркаларына электр дәвалау куя. Бер аппарат сүнә, берсе кабына. Җәвидә Нигъмәтҗановна иң баштан шуны ачыклап китте: “соматик санаторий” дигән төшенчә ул - без биредә балаларны сулыш, йөрәк-кан тамырлары, бәвел юллары, ашкайнату органнары, терәк-хәрәкәт системасы авыруларыннан дәвалыйбыз, дигән сүз, ди.
Тамагы һәм сулыш органнары авырулары белән килгән балалар өчен ингаляция, ультрашәмәхә нурланыш аппараты бар. Күптән түгел сары нурланыш белән дәвалаучы яңа электр җиһазы кайтты. Ковид балаларда да эзсез узмады. Үпкә ялкынсынуы кичерүчеләрне шуның белән дәвалыйбыз. Егылып кул-аяк буыннарына зыян килгәндә дә аның белән дәвалауның нәтиҗәсе зур, - ди табиб.
Аннан Җәвидә Нигъмәтҗановна тагын бер аппарат белән таныштырды. Бу – магнит белән дәвалау аппараты. Ни өчен моңа аерым басым ясый, дисезме? Аның сүзләренчә, дәвалануга килгән һәр икенче балада хәзер сөяк-мускул системасына зыян килү, умыртка баганасы кәкре булу ачыклана. Әлеге аппарат бу авырулардан ярдәм итә. Тагын бер плюс күз авырулары – миопия, якыннан һәм ерактан начар күрүче пациентларны да, буыннары авыртучыларны, кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләрне дә шушы аппарат белән дәвалыйлар. Баш табиб әйтүенчә, бигрәк тә сколиоз авыруының күп булуы сәбәпле, ортопед-травматолог хәзер үзе килеп балаларны кабул итү үткәрә. Дәвалау да аның белән берлектә билгеләнә. Гомумән, аерым авырулар буенча консультация кирәк булганда үзәк дәваханә табиблары белән даими элемтәдә торабыз. Шулай ук санаторийда балаларга клиник психолог тикшерү үткәрә. Аның нәтиҗәләрен әти-әниләргә, укытучыларга бирәбез. Кирәк булса, балага алга табан консультация билгеләнә, - ди баш табиб.
ЛФК, массаж, диеталы туклану
Янәшәдә ЛФК (дәвалау-физкультура комплексы) бүлмәсендә бер төркем балалар инструктор җитәкчеле-гендә физкультура белән шөгыльләнә иделәр. ЛФК кабинеты шәфкать туташы Гөлшат Хөсәенова әйтүенчә, табиб күрсәтмәсе буенча балага индивидуаль күнегүләр билгеләнә. Аннары алар аерым төркемнәргә бүленәләр.
- Без күнегүләрне дөрес ясау турында төшендерәбез. Әти-әниләр нәтиҗәсе зур булуын килеп әйтәләр. Аны санаторийда гына түгел, өйгә кайткач та ясарга кирәклеген аңлатабыз, - ди ул.
Балалар күп, шулкадәр процедураларны ничек ясап өлгерергә, дип га-җәпләнүчеләр дә бар, ди табиб. 21 көн буена дәвалау графигы төгәл саклана, барысы да тиешле процедураны узалар.
- Баланың сәламәт-легенә карап 3-4 төрле процедура билгелибез. Биштән дә арттырырга ярамый, яшь организмга нагрузка килергә мөмкин. Мәсәлән, без парафин, озокерит бе-лән дә дәвалыйбыз. Аны балага көн аралаш кына куярга кирәк. Шулай барлык нечкәлекләрне исәпкә алып, комплекслы дәвалауның, әлбәттә, нәтиҗәсе булмый калмый, - ди югары категорияле табиб. Балаларга массаж ясау бүлмәсендә тынлык. Шәфкать туташы Әлфия Шәкүрова, нәни пациентына авырлык килмәсен, дип, йөзенә карый-карый аркасын, муеннарын уа. Аны тынычсызларга куркып безнең белән бер-ике генә сүз алмашты.
- Дистә еллар тәҗрибәм булса да, баланың табиб язган барлык авыруын кат-кат өйрәнәм. Массажга гына килдек, дип бу процедурага җиңел карарга кирәкми. Аның нечкәлекләренә төшенеп ясаганда гына файдасы тиячәк. Кушеткадан шундый рәхәт булды, дип торып китәргә тиеш алар, - ди шәфкать туташы.
Юллама алу, дәресләр һәм яңа мәйданчык турында
Баш табиб әйтүенчә, биредә балалар ел әйләнәсе дәвалана. Нигездә район мәк-тәпләренең башлангыч сыйныф укучылары ял итә. Биредә яшәү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Диетик туклану каралган. Ул көнгә өч тапкыр оештырыла. Дәвалау район дәваханәсе педиатрлары күрсәтмәсе буенча билгеләнә. Баш табиб, ул үзе физиотерапевт, бу юнәлештә дәвалау кирәк булган авыруларны үзе ачыклый. Республиканың башка районнарыннан да юллама белән килеп дәвалану алалар. Шул ук вакытта дәресләрне дә өзмиләр – укучылар авыл мәктәбенә йөреп укыйлар. Үзләренең укытучылары балалар белән бергә укытучы һәм тәрбияче ролендә дә. Өй эшләрен бергә әзерлиләр, кичләрен ял итәләр.
Бүлмәләр, процедуралар кабинетлары, ашханәләр барысы да яңа, дидек. Җәвидә Шәмгунова тиздән әле тагын бирегә өр-яңа җиһазлар - караватлар, шкафлар, тумбочкалар кайтачагын ышандырдылар, ди. Бу – капиталь ремонтның беренче этабы гына. Әле алда икенче этабы да булачак. Җәйгә урамдагы мәйданчыкта текә үзгәрешләр көтелә – беседкалар, спорт тренажерлары, асфальт юллар, кыскасы, барысы да танымаслык булып үзгәрәчәк.
Автор Наилә Хәсибҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев