Буадагы үрнәк гаиләләр
Карлы авылында яшәүче Ләйсән һәм Марат Хәмиевлар гаиләсендә бернәрсә белән дә вакланып тормыйлар: аларда кочак тулы бала, йөзләгән кош-корт, терлек, ишегалдында дистәләгән сортлы чәчәкләр һәм башкалар
Кечкенә почтальоннар Гаиләдәге ике кыз – Ләйсән белән Айсылу яшьли эшләп үсәләр. Әниләре Лида апа хат ташучы булгач, өлгерә алмаган көннәрне кечкенә кызлары ярдәмгә килә. Алар икәү Карлы авылы башына почта автомобиле куеп калдырган газет-журналлар тутырган капчыкны чанага сөйрәп салалар да, өйгә алып кайталар, адреслап төргәклиләр. – Үзебезнең урамдагыларга өләшергә газеталар бөкләп утырган чакларыбызны әле дә хәтерлим. Аннан сеңелем белән шуларны таратырга чыга идек. Кайткач, әни кушып калдырган тагын “биремнәр” бар – бозауга су эчерергә, печән салырга, тавыкларны карарга, өйне җыештырырга. Кыскасы, без иркәләнмәдек. Шуңа Марат белән балаларыбызны да эш белән үстерәбез, - диде Ләйсән. Соңрак Лида апа фермада сыер сава башлый. Анда да ике кыз әниләре кайткан вакытка өйдәге барлык эшләрне башкарып куялар. Урланган кәләш Марат дигәннән, ул – Кайбыч авылы егете. Алтын куллы егет Ләйсәннәрнең күршеләренә ремонт ясарга килә. Урамнан чибәр, кара чәчле кызның анда-монда үтеп киткәнен күреп, күзәтеп кала. Беркөнне түзми, тәвәккәлләп, кызның өенә керә, таныша, дусларча гына урамда автомобилендә йөреп керергә тәкъдим ясый. Ләйсән авырлык белән генә ризалаша. Берничә көн узгач, әрсезләнеп тагын керә, кыз күренми, ка- “Әртилдән эш “курка” Карлы авылында яшәүче Ләйсән һәм Марат Хәмиевлар гаиләсендә бернәрсә белән дә вакланып тормыйлар: аларда кочак тулы бала, йөзләгән кош-корт, терлек, ишегалдында дистәләгән сортлы чәчәкләр һәм башкалар. чып кала. Үҗәт Марат өметен өзми, ремонт ясаучы хуҗаларга шул күрше кызын бик ошатуын, аның үзен кире кагуын әйтә. Хуҗа хатыны уңган егетне кызгана, күршегә – Ләйсәнне аның белән очрашырга ризалаштырырга үтенеп керә. Озак үгетләгәннән соң, Ләйсән риза була. Бу юлы егет тимерне кызуында суга – кызны урлап китә – Кайбычка әти-әнисе янына алып кайта. Шулай итеп, 2002 елның ноябрендә алар өйләнешәләр. Бер-бер артлы алты бала туа. Бүгенге көндә өлкәне Диләрәгә 21 яшь, ул инде кияүдә. Ралинәгә – 14, Азаматка – 12, Саматка – 9, Алинәгә – 6, Булатка – 4 яшь. Беренчесе тугач, гаилә Карлы авылына Лида апа янына яшәргә күченеп киләләр. Әбиләре оныкларын карап үстерешә. Һәр баланың төрлечә холкы, ди Ләйсән Хәмиева. Кайсыдыр рәсем ясарга, б е г о н и я л ә р н е ң , г л а д и о л у с л а р н ы ң , петунияләрнең һәм башкаларның дистәләгән сортларын үстерәбез. Балалар матурлыкны карап, күреп үсәргә тиеш, - диде Ләйсән Фарук кызы. Аның өчен матурлык камил дәрәҗәдә булырга тиеш. Шуңа алдан чәчәкләрен пластмасса чиләкләргә утыртса да, ошамый, кашполар сатып ала башлый. Ләкин берничә йөз төп чәчәккә аларны каян алып бетерәсең соң?! Ләйсән интернеттан пластмасса чиләкне каплап, ясалма төсле чыбыклардан чүлмәк үрү буенча мастер-класс күрә. Утырып өйрәнә, беренчесен ясап карый, яхшы ук килеп чыга. Хәзер ул бер сәгатьтә бер кашпо үрә ала. Төрле төсләрне сайлый. Монда да ире Марат төп ярдәмче – төзүченең очлы күзе белән миллиметрына кадәр туры китереп, тишекләр тишеп бирә. 42 яшьлек студент Хәмиевлар булганы белән туктап кала торганнардан түгел. Бигрәк тә Ләйсән. Терлек-туар, кош-корт асрагач, алар авырмасын, дөрес ашату буенча күбрәк мәгълүмат килә башлый. Шуңа 6 бала әнисе, тәвәккәлләп, Буа ветеринария техникумына укырга керә. Быел беренче елын укый. – Төркемдәге егеткызларга мин әни кебек. Кемнең дәфтәре онытылган, ручкасы, барысын да барлыйм, кирәксә, бирәм. Дәресләрдә башка студентлардан өлкәнрәк, диеп бернинди “блат” юк. Алар белән бергә конспектлар язам, хайваннар рәсемнәрен, органнарын ясап, физиология өйрәнәм, - дип елмаеп сөйләде Ләйсән. Кыскасы, мәкалә героемны исем китеп, тыңлап утырдым. “Ничек өлгерәсең?” – дигән сорауны әйтмичә булдыра алмадым. Ә ул көлеп, гаиләдә кеше күп булгач, бернинди авырлыгын да сизмәвен әйтте. “Әртилдән эш “курка”, дип елмая ул. Киләчәктә Ләйсән һәм Марат Хәмиевларның планнары зурдан – күп балалы гаилә булгач, Казаннан бушлай торак көтәләр, күршедә генә нигез ясаганнар, иртәмесоңмы анда да берәр балага йорт төзербез, дип өметләнәләр. Иң мөһиме, үзебез, балаларыбыз исән булсын, диләр. e Хәмиевлар гаиләсе.
икенчеләре спортка гашыйк һәм башкалар. Абзар, киртә тулы терлек Менә шул балалар үскәндә Ләйсән белән Маратның сыер асрау ихтыяҗы килеп туа, сабыйларга һәркөнне сөт эчерергә кирәк. Әлбәттә, сатып алсаң да була, тик Ләйсән үзеңнеке булу яклы. Беренче сыерны үзләре акчасына алсалар, икенчесенә шөгыль үзәге аша бирелгән дәүләт субсидиясе ярап куя. Шуннан сыерлар саны арта бара, бүгенге көндә 10 башка җиткән, хәтта интернеттан бер сыер асраучы комплексның аккаунты аша язылып, Мари-Эль республикасына кадәр нәселле сыер алырга барганнар. – Сөтне тапшырабыз. Бөтен чыгымнарны санасаң да, аена чиста 100 мең сум табыш алып була. Балалар белән үзебез дә эчәбез, каймагын, эремчеген булдырам, киләчәктә сыр да ясыйсым килә. Шуңа Марат белән киңәшләшеп, сыерлар өчен абзар, иген, печән, салам өчен ангар төзедек. Ул минем алтын куллы, бөтен төзелеш эшләрендә үзе оста, үзе прораб, - дип елмая Ләйсән. Сөт кенә түгел, итне дә сатып алганнары юк. Үгезләр үстерәләр, киләчәктә өй казылыгы, тутырмасы ясарга ниятлиләр. Бервакытта да кош-корттан арынганнары юк. Меңәрләгән йомырка бастырып чыгарга зур инкубаторлар сатып алганнар, шулардан йөзләгән, меңләгән санда бытбылдык, бройлер, үрдәк, каз, күркәләр чыга. Аларны гаилә белән карыйлар, кыскасы, кечкенә Булаттан тыш барысына да эш җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев