Буадагы ветераннар оешмасы сугышларда хәбәрсез югалганнарның якыннарыннан алар турында мәгълүмат китерүне сорый
Буа районы ветераннарының (пенсионерларының) иҗтимагый оешмасы Бөек Ватан сугышында, тыныч вакытта, Әфганстанда, КНРда, Чечня республикасындагы, Украинадагы һәм башка "кайнар нокталар"да хәбәрсез югалган сугышчыларның якыннарының алар турында мәгълүматлар китерүен сорый. Бу Россиянең барлык сугышларында һәм ХХ-ХХI гасырлардагы хәрби конфликтларда хәбәрсез югалучылар буенча сроксыз Вахта әзерләү һәм аларның якыннарына "хәбәрсез югалган" статусын...
Буа районы ветераннарының (пенсионерларының) иҗтимагый оешмасы Бөек Ватан сугышында, тыныч вакытта, Әфганстанда, КНРда, Чечня республикасындагы, Украинадагы һәм башка "кайнар нокталар"да хәбәрсез югалган сугышчыларның якыннарының алар турында мәгълүматлар китерүен сорый.
Бу Россиянең барлык сугышларында һәм ХХ-ХХI гасырлардагы хәрби конфликтларда хәбәрсез югалучылар буенча сроксыз Вахта әзерләү һәм аларның якыннарына "хәбәрсез югалган" статусын "үлгән (Ватаны өчен һәлак булган)" статусына үзгәртү буенча ярдәм итү һәм закон кысаларында хокукларын яклау өчен кирәк.
Документларны атнаның эш көннәрендә 8дән 12 сәгатькә кадәр Буа шәһәре, Космовский урамы, 33 йорт адресы буенча ветерннарның район Советына китерергә кирәк.
Белешмәләр өчен телефон: 3-31-39.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев