Буадан 104 яшьлек сугыш ветераны сайлауда катнашты
Сәламәтлек өчен хәрәкәтне беренче урынга куючы Рәүф ага Төхвәтуллин өйдә сайлау мөмкинлегеннән баш тартып, социаль хезмәткәр Рамилә Зәйнетдинова озатуында сайлау участогына шәхсән үзе килде.
- Һәр сайлауда катнашып, үз гражданлык бурычымны үтим. Аякларым йөргәндә участокка үзем киләчәкмен. Бүген дә якты киләчәк, тыныч тормыш өчен үз сайлавымны ясадым, - ди сугыштагы батырлыклары, тырыш хезмәте өчен Кызыл Йолдыз, 2 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, "Батырлык өчен", "Хәрби казанышлары өчен", "Германияне җиңгән өчен" һәм башка медальләр белән бүләкләнгән сугыш ветераны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев