Буадан Әмир Гайнетдинов һәм Александр Малышев үзебездә узган «Абилимпикс» бәйгесендә җиңеп, ярышларның Мәскәү этабына юллама алдылар
“Абелимпикс” һөнәри осталык бәйгесенең “Ветеринария” компетенциясе буенча региональ этабы Буа ветеринария техникумы базасында узды. Анда мәктәп укучылары, һөнәр уку йортлары студентлары һәм эшләүче белгечләр катнашты.

Анда Буа районының Кыят мәктәбе, шәһәрнең М. Вахитов исемендәге гимназиясе, 1 номерлы мәктәбе укучылары һәм БВТ, Әтнә, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумнары һәм Алексеевск аграр колледжы студентлары катнашты.

Залда бәйгедә катнашучылар өчен эш мәйданчыгы әзерләнде. Алар шприцлар, яраларны бәйләү өчен эремәләр, бинтлар белән тәэмин ителде. Биремнәргә старт бирелгәнче ветеринария техникумы укытучысы, бәйгенең баш эксперты Максим Мечов эшнең һәрбер этабын аңлатты. Һөнәри уку йорты студентлары өчен биремнәр катлаулырак иде – “мәчегә” инъекция ясарга, ярасын бәйләргә кирәк. Буа ветеринария техникумының 3нче курс студенты Реналь Мөхәммәтшин манекен мәченең сак кына яраларын бәйләде, венасына укол ясады.

- Хайваннарны яратам, шуңа ветеринар һөнәре дә ошый. Бүген биремнәрне игътибар белән башкардым, уңышка өметләнәм, - ди ул. Буаның М. Вахитов исемендәге гимназиясеннән Алия Гыйниятуллина әлеге бәйгедә икенче ел катнаша. Аңа хайваннар белән эш итү шулай ук ошый. Кыз эремә ясау, яраны дөрес итеп бәйләү һәм инъекция кадау кебек биремнәрне башкарганда дулкынлануын әйтә әйтә. Җиңүгә өметләнә, ә бәйгедә алган тәҗрибә тормышта да кирәк булачак, ди.

Максим Мечов, быел әлеге бәйгенең беренче тапкыр региональ этап белән генә чикләнеп калмыйча, ноябрь аенда Мәскәүдә Россия күләмендә узачагын белдерә. Буада узган бәйгедә җиңүчеләр анда катнашу хокукын алалар, диде ул.

Оешмаларда эшләүчеләр арасында Боерган ветеринария участогында эшләүче 90 балл туплаган Александр Малышев, мәктәп укучылары арасында 1 номерлы лицейдан 83 балл җыйган Әмир Гайнетдинов беренче урынга лаек булдылар. Һөнәри уку йортлары арасында беренче урынны 75 балл җыйган Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студенты Нина Байгузина алды.

Наиля Хасибзянова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев