Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Панцырев гасырлык юбилеен билгеләп үтте

Күптән көтелгән бәйрәменә җыелган кунакларны - якыннарын, район җитәкчелеген ул кафеда каршылады.

Юбилярга котлау сүзләрен беренче булып муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов җиткерде. Ул Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау телеграммаларын укыды. Үз исеменнән рәхмәт әйтеп, чәчәк һәм бүләк тапшырды. Ветеранны районның ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова да котлады. Кызы Нина Михайловна, килене Любовь Викторовна, оныклары, оныкчыклары , туганнары бик яратуларын әйтеп, хатирәләре белән уртаклаштылар, әле тагын озак еллар үзләрен шатландырып яшәвен теләделәр.  

- Мин бу көнне ун ел кала көтә башладым инде. Менә көтеп җиткердем. Барыгызга да киләнегез, котлауларыгыз өчен рәхмәт, - диде 100 яшьлек ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев