Буадан дүрт яшь фермер грант алды
Шушы көннәрдә Лаеш районында узган “Кыр көне” күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Николай Титов төрле программаларда җиңүчеләргә сертификатлар тапшырды.
Буалылардан дүртәү “Татарстан Республикасында 2017-2020 елларга яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм” ведомство конкурсында җиңделәр. Алар – Аксу авылыннан 11,5 гектарда ачык грунтта яшелчәләр үстерүче Дамир Салаватуллин, Алшихта 102 гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар игүче Юрий Емельянов , Яңа Тинчәледән бу эшне 119,6 гектарда башкаручы Ильмир Сибгатуллов һәм Зур Кырлаңгыда 50 баш мөгезле эре терлек симертүче Айрат Мусин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев