Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан Гөлназ Гәрәева кадрлар үзәге аша үз эшен башларга 145 мең сум ярдәм алды. Тагын өч буалының эш планы яклай тапты

Буадан Гөлназ Гәрәева кадрлар үзәге аша үз эшен башларга 145 мең сум ярдәм алды. Тагын өч буалының эш планы яклай тапты


Буада “Работа России” кадрлар үзәгендә узган вакансияләр ярминкәсендә үз эшен ачу максаты белән  бизнес-план төзеп, хөкүмәттән финанс ярдәме алган буалылар да чакырылды. Алар арасында Буа шәһәреннән Гөлназ Гәрәева да бар иде. Ул үз эше һәм финанс ярдәмне ничек алу мөмкинлеге турында сөйләде. Гөлназ күргәзмәгә үзе камырдан ясаган ярым фабрикатларны да алып килгән иде.
-Эшсезлек буенча исәптә торучыларга үз эшен ачып, финанс ярдәме алып булуын аңлаттылар. Хыялымда мондый уй бар иде. “Минем карьерам” проекты бу. Бизнес план төзеп, аны экспертлар киҗәшмәсендә якладым. Аннан 145 мең 100 сум акчалата ярдәм алдым. Мин камырдан ярымфабрикатлар әзерлим. Әлеге акчага  камыр ризыкларын тиз туңдыра торган җиһаз сатып алдым. Чыгымнарга азрак ярдәм булды. Бүген үз шөгылем булуга шатланам, - диде ул.
Шушы көннәрдә Буа районы буенча “Работа России” кадрлар үзәгендә эксперлар үз эшен ачарга теләгән өч буалының бизнес планын өйрәнделәр.  Алар  бухгалтерлык хезмәте күрсәтү,  фото төшерү бизнесы һәм квартира һәм йортларны бизәү һәм ремонтлау хезмәте. Эксперт киңәшмәсендә барысының да эшләре уңай бәя тапкан. Белгечләр әлеге хезмәтләрне өч төп критерий буенча бәяләгән: хезмәт базарында  әлеге хезмәтләргә сорау булу, рентабельлелек, әлеге хезмәтләрнең  шәһәр өчен дә уңайлы яклары булу. Аларга 145 мең финанс ярдәм күчәчәк. Буа районы буенча “Работа России” кадрлар үзәге белгечләре  хәбәр итүенчә, әлеге акчага  алар 90 көн эчендә кирәкле техникалар, җиһазлар, инструментлар сатып алып, рәсми үз эшен ачарга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев