Буадан Гөлшат Хәкимова тормышның кечкенә генә шатлыкларын да күреп яши белә
95 яшьлек буалы Гөлшат апа Хәкимова тормышның кечкенә генә шатлыкларын да күреп яши белә.
Бу сүзләр булган шигырьдәгечә үзе утырткан гөлләрдән калфаклар үрү, карлар көрәү генә түгел, үз аякларында йөрү мөмкин булмаса да, язмышына зарланмый. Анысы, чыннан да, күп сыный аны. Авырлыклар сугыш елларына туры килгән балачагыннан башлана. Бик күп яшьтәшләре кебек иртә эшкә җигелә, ачлыкялангачлыкны татый. – Без хәллерәк гаилә идек. Әмма аннан ни файда. Ул вакыт та акчаң булса да, алырга әйбере юк иде бит. Халыктан күп төрле, шул исәптән йомыркалата, итләтә налогын да җыялар. Анысы булмаганнар кош-кортларын бирергә мәҗбүр. Сугыштан бронь белән калган Мөхәммәтзариф әти аларны Тәтешкә илтә. Без апам Асия белән җәяүләп куышып барабыз. Казлар суга керсә, чыгара алмый азапланабыз. Елап бетәбез, – дип искә ала ул. Шәһәр кызы кыр эшләреннән дә читтә калмый. – Башак җыйдык. Ш у н ы с ы н а р әх м ә т, бөртекләрдән ботка пешерәләр иде. Кайчагында пешеп тә җитми. Ә барыбер тәмле. Мәктәптә дә бер тапкыр ашаталар иде, – ди Гөлшат апа. Белем алулары эштән бушаган арага гына туры килсә дә, яхшы укый ул. Аны тәмамлагач Казан педагогия институтына керә. Җитмеш яшенә чаклы укытучы булып эшли. Адав-Толымбай, Карлы авылларында, интернатмәктәптә укучыларга география, биология, химия фәннәреннән белем бирә. Соңгысында имин булмаган гаиләләрдән балалар белән эшләве аеруча хәтерендә уелып калган. Бу уку йортына 20 ел гомерен биргән ул. Мондый авырлыклар еллар узу белән онытыла, әмма аларның йөрәгеннән бер генә минутка да чыкмый торганнары бар шул. Ике баласын да югалта Гөлшат апа. Кызы Лилия 33, улы Азат 69 яшендә якты дөньядан китәләр. Ире Хәмит белән 34 ел яшәп кала. Ел ярым элек уңайсыз егылып урын өстенә кала. Ә барыбер бирешми. Кулыннан телефоны төшми, газеталар укый, телевизор карый, кроссвордлар чишә. Белгән догаларын кабатлый, яңаларын өйрәнә. Шигырьләр дә ярата. Кыскасы, бер генә минутын да бушка уздырмый. Ә хәлен белергә, аралашырга, булышырга, серләре белән бүлешергә, киңәш сорарга күпме кеше килә янына?! Туганнары, дуслары, күршеләре, квартирада яшәп киткән кызлар – санап бетергесез. Булышу дигәннән, социаль яклау бүлегеннән билгеләнгән ярдәмче Майя Садыйкова, социаль хезмәткәр Резеда Газизова үз вакытларында килеп торалар. Күршеләре һәрвакыт күзколак. Бигрәк тә Пәрвана Саядова көн саен берничә тапкыр керә. Кияве Владимир Краснов гаиләсе дә якында гына яши. – Аякларында йөргән чагында кунактан калд ы р м а д ы к . Т ө р л е шәһәрләргә алып бардык. Хәзер һәр көнне янына киләбез. Минем дә, хәзерге хатыным Саниянең дә әтиәниләребез үлгән. Ул безгә әниебез кебек, – ди Владимир. Оныконыкчылары да бик ярата үзен. Әбиләре исә һәркайсының кайда эшләгәнен, ничек укыганын белеп тора, уңышларына сөенә, горурлана. – Гөлшат апа теләсә кем белән уртак тел таба белә. Яшьләр белән яшьләрчә сөйләшә. Аның белән күңелсезләнергә мөмкин түгел. Барыбызга яшәү энергиясе бирә ул, – ди Сания. Моның шулай икәнен үзебез дә күреп кайттык. Аның янында күптән түгел туган көнен билгеләп үткәндә булган идек. Котларга да бик күпләр килде. Аларны ул ачык йөз белән каршы алып, шигырь укыды, догалар кылды. Бүгенге матур, мул тормышка шатланып яшәвен әйтте. Үзең яраткан “Үләсем килми” шигырендәгечә, әле бик күп еллар бер-берсен алыштырып торган ел фасылларының матурлыкларын, рәхәтлекләрен күрергә, якыннарыңның хөрмәтен тоярга язсын, Гөлшат апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев