Буадан IT чемпион исемен кем алды?
Казан инновацион университетында мәктәп укучылары арасында узучы “IT чемпион” республика конкурсына йомгак ясалды.
Ике этапта узган гомуми зачетта республика буенча 120 меңнән күбрәк конкурсант катнашты. Татарстанда иң күп баллны, 11 мең нән күбрәк, Кайбыч районы Иске Чәчкап авылыннан 8 сыйныф укучысы Илвир Ибраһимов җыйган. Бүләкләүгә һәр районнан өчәр лидер чакырылган идек. Әлеге бәйгедә Буадан шәһәрнең М. Вахитов исемендәге гимназиянең 2 сыйныф укучысы Рифат Низамов иң күп балл җыеп беренче урынга лаек булды. Икенчедә Иске Суыксу урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Ләйлә Хәсәнова, өченче урында шул ук мәктәптән 2 сыйныф укучысы Рамил Шәрәфетдинов булды. Җиңүчеләр смартфоннар белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев