Буадан Казанга йөрү автобус белән дә, такси белән дә кыйммәтләнде
Буадан Казанга йөрү автобус белән дә, такси белән дә кыйммәтләнде
Бу хакта "Буинск-информ" мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре пассажирлар ташу хезмәте күрсәтүче автотранспорт предприятиесе җитәкчелегеннән һәм шәхси эшмәкәрләрдән сорашты.
Автобусларда пассажирлар ташучы шәхси эшмәкәр Таһир Газизов сүзләренә караганда, бәяләр 500 сумнан 600 сумга арткан. Предприятие берничә ел бәяне күтәрмичә килгән. Ә чыгымнар арта бара, дип белдерде хуҗа. Шоферларга хезмәт хакын да тиешенчә түләргә, бензинга, запас частьләргә бәяләр арта. Көнгә бер якка өч рейс автобус йөрсә дә, кешеләр таксиларга өстенлек бирәләр. Көне-көне белән Казанга 1 кеше белән барган очраклар да еш кабатлануын әйтә ул.
Студентларга ташламалар саклана.
Ә "Нам по пути" ысулы белән пассажирлар ташучы таксилар Буа-Казан маршрутында юл бәяләре башка шәһәрләр белән чагыштырганда түбән булуын әйтәләр. Алар да күп очракта буш машина куабыз, дип зарландылар. Хәзер алар бер якка 700-750 сум сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев