Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан Лилия Сәләхетдинова уңайлы коляска бүләк иттеләр (+видео)

Районның Күл Черкене авылы кызы, шагыйрә Лилия Сәләхетдинова, физик мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, бик актив тормыш рәвеше алып бара. Тик моңарчы аның төймә белән басып автомат рәвештә йөри торган инвалид коляскасы юк иде. Матбугат чаралары аша уңайлы коляскага акча җыю ниятен Лилия кире какты, кешене борчыйсы килмәде. Әмма коляска бик...


Районның Күл Черкене авылы кызы, шагыйрә Лилия Сәләхетдинова, физик мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, бик актив тормыш рәвеше алып бара. Тик моңарчы аның төймә белән басып автомат рәвештә йөри торган инвалид коляскасы юк иде.
Матбугат чаралары аша уңайлы коляскага акча җыю ниятен Лилия кире какты, кешене борчыйсы килмәде. Әмма коляска бик кирәк иде. Ниһаять, Лилиянең хыялы тормышка ашкан. Аңа "Ярдәм" фонды директоры Илһам Исмәгыйлев шалтыратып: "Лилия, иртәгә "Ярдәм"гә кил, синең өчен уңайлы булган электприводлы коляска кайтты" дигән. Лилия уңайлы коляскага сөенеп туя алмый. Ул хәзер хәрәкәтләнгәндә көпчәкләрне әйләндерми, ә төймәгә генә баса. Ул моның өчен "Ярдәм" фонды җитәкчесе Илһам Исмәгыйлевкә рәхмәтләрен җиткерә.

Видеога сылтама: http://matbugat.ru/news/?id=12820
Мәгълүмат һәм видео Матбугат ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев