Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан Марсель Зариповны табарга ярдәм итегез

Буа шәһәрендә яшәүче 40 яшьлек Марсель Зарипов 26 гыйнварда, туганнары сүзләренә караганда, кара төстәге "Тойота Камри" автомобилендә Марий-Эл республикасына, Йошкар-Ола шәһәренә чыгып китә. Үзе белән зур суммада акча була. Марсель шул көнне 15 сәгать 30 минутта шәһәргә керә. Соңгы тапкыр аның белән эш буенча партнеры 16 сәгать 30 минутта сөйләшкән....


Буа шәһәрендә яшәүче 40 яшьлек Марсель Зарипов 26 гыйнварда, туганнары сүзләренә караганда, кара төстәге "Тойота Камри" автомобилендә Марий-Эл республикасына, Йошкар-Ола шәһәренә чыгып китә. Үзе белән зур суммада акча була. Марсель шул көнне 15 сәгать 30 минутта шәһәргә керә. Соңгы тапкыр аның белән эш буенча партнеры 16 сәгать 30 минутта сөйләшкән. Шул көнне аның автомобиле узуын Марий-Эл республикасы территориясендәге ЮХИДИ посты янындагы видеокүзәтү камерасы да теркәгән. Югалучының буе 187 сантиметр, тулы гәүдәле (авырлыгы якынча 100 килограмм), күзләре кара, У 025 ХМ 116 дәүләт номерлы "Тойота Камри" автомобилендә барган. Өстенә зәңгәр дҗинс чалбар, соры кофта, кара куртка кигән. Аны күрүчеләрнең 8 927 86 60 167, 8 960 31 02 086, 8 937 77 75 343 номерларына шалтыратулары сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев