Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан Михаил кабат йөк илтергә китте

Шәһәрдә яшәүче Михаил Баранцев махсус хәрби операция башланганнан бирле буалы ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм җыеп илтә. Сишәмбе көнне ул 8нче тапкыр юлга кузгалды.

Бу юлы Украинаның Кременная, Угледар, Дебальцево шәһәрләренә юнәлделәр. Юл өстендәге кайбер торак пунктларга да тукталалар.

– Ул шушы эштән башка яши алмый башлады. Кулында һаман телефон. Егетләргә нәрсә кирәген сорашып, белешеп кенә тора. Исемлекне бергә яздык. Райондашлар да, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдән бик булыштылар. Рәхмәт һәрберсенә, - диде хатыны Ксения Крылова.

Алар гуманитар ярдәмне өч ай буе җыйганнар. Бу юлы хәрби операциядә катнашучыларга блиндажлар ясарга эш кораллары,  төзелеш материаллары, газ плитәләре, маскировкалау челтәрләре, газ баллоннары, тимер сеткалар, азык-төлекләр җибәргәннәр.

– Хәзер көз, егетләр юештә чыланмасыннар, авырмасыннар өчен яңгырдан саклагыч япмалар, җылырак киемнәр җибәрдек. Аларның юып торырга мөмкинлекләре юк, шуңа өс киемен күбрәк төядек. “Газель”не шыплап тутырдык, герой якташларыбызга шулай булыша алуыбызга бик сөенәбез, - диде волонтер Ксения.

Аның белдерүенчә, ир-егетләребез җиңү белән кайтканчы булышачаклар. Бу – Михаил Баранцевның тормыш принцибына әйләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев