Буадан Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов кыяр үстерү серләре белән бүлешә
Үзенең ВКонтакте социаль челтәрендәге аккаунтында болай дип яза ул:
“Кыяр сабагын ничек формалаштыруны язам. Җиргә утыртканчы ук, үсентенең 4-5 яфракта, ә инде үзе утырган савытның ярты литрдан да ким булмаган туфракта иркенләп тамыр системасы булуын яратам. Савыттан чыгарган вакытта яхшы үсентенең тамырлары туфрак белән савыт арасында яхшы ук җәелгән була һәм туфракны яхшы тоталар. Күчерүне җиңел кичерәләр. Аның ояларына өстәмә әйберләр салганым юк, чөнки тиешле элементлар орлык утыртканда ук туфрак составына салынган, ә инде киләчәккә үсәргә тиешле урыны көздән һәм яздан ашланган була.
Күчергәннән соң 2-3 көн су сибеп, төп һәм чүлмәк туфрагындагы дым балансын тигезләү кирәк. Җылы туфрак, җылы һава кыярны тиз үстерә. Гадәттә үсемлекне формага 10-12 яфракта гына кертәм. Көчле үсемлектә аскы яфракларда ук чәчәк калдырам. Ян ботакларны 8-9 яфракка кадәр өзеп, чәчәкләр генә кала. Аннан өскә таба яфрак култыкларында ян ботаклар берәр яфрак калдырып, башлары өзелә. Ә инде 12нче яфраклардан соң, ян ботакларда икешәр яфрак, тагын өстәрәк 3әрне калдырам. Боларның барысы да кыяр өлгергәч тә, җиргә тиеп тормаслык итеп чамалап эшләнә. Әгәр дә кыяр сабагын, аскылары өлгергәч, кыярын, ул утырган яфрагын алып, аска таба җеп буенча шудырып төшерә барып үстерәсез икән, 12-14тән югары ботакларда да 1-2 генә яфрак калдыру кирәк. Чөнки алар сабак белән аска шуыша баралар. Кыяр үсемлеген төрлечә формалаштырып була.
Иң мөһиме: үсемлектәге артык яфраклар, “мыеклар” вакытында өзелеп барырга тиешләр. Кыяр үстерүдә төп рольне аның үсеп чыккан җирендәге яфрагы уйный. Яфрак никадәр көчле, таза, кыяр шуның кадәр матур, эрерәк була.
Кыяр үстерү технологиясе күп төрле. Һәркем узенекен дөрес диеп саный. Нигә дисәгез, бер ук теплицада, бер ук елда, ун төп кыярны ун төрле метод белән устереп караучы, булса да сирәктер. Ә сынау чагыштыру шундый шартта гына дөрес була. Үзем бу елда да, бер сабак белән, үскән кыярны, шулай ук ул утырган яфракны кисә барып, сабакларын аска җыеп, үзен шулай ук аска тарта төшеп, игәргә җыенам. Өстенлеген нидән күрәм соң? Ул теплицаларда кулланылучы төп технология. Һәр помидор, кыярның уз тәлинкәсе бар. Ул аның астында урнашкан яфрак. Кыяр шуннан ашый. Тик икенче ягы да бар. Кыяр, помидор үзләре дә яшел, үзләре дә ашау пешерә. Менә шул җимеш өлгереп җиткәндә, яфрак картая, авырый башлый. Аның авырулары икенче, өстәгерәк яфракларга күчү мөмкинлеге туа. Үз-үзен дә карый алмый. Шулай итеп, үсемлектә дә гомуми законнар эшли. Туабыз, үсәбез, картаябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев