Буадан Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов орлыклар кушылган файдалы ипи пешерергә өйрәнгән, рецепты белән дә бүлешә
Заманында алдынгы колхоз рәисе дә, СССР Югары Советы депутаты да, завод директоры да булып торган Мөхәррәм абый пенсиядә яңа һөнәрләре белән шаккатыра.
Үзенең аккаунтында әле күптән түгел орлыклар кушып ипи салырга өйрәнгәнен язды. Ул аңа кабак, көнбагыш, мәк, ак һәм күк көнҗет, җитен орлыклары, төрле җимешләр кушып пешерә. Бер генә төрле, берничә төрле орлык кушып та пешерәм, ди. Өйдә пешкән ипинең үзкыйммәте 25-28 сумга төшә, ди. Ә аннан да кыйммәтлесе – саулык өчен файдалы, ди Мөхәррәм абый.
Рецепты белән дә бүлешә:
Бер ипигә 250 грамм он китә, 4 грамм чүпрә салына (кечкенә пакеттагы коры чүпрәнең өчтән бер өлеше). Сүз уңаеннан, коры чүпрә алдан 150 миллиграмм җылы суда эретелә. Шуңа 25 грамм шикәр комы салына һәм 8-10 минут тотып күпертелә. Онга кашык очында гына тоз өстәргә. Камырга 20-25 миллилитр көнбагыш мае салына. Орлыклар бер-ике аш кашыгы микъдарында салына. Ипи пешерү машинасында ул 4 сәгать тә 10 минут пешә. Орлыклар салган ипинең авырлыгы 470 граммгача җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев