Буадан Нурдания Низамова Казанда узган мөнәҗәтләр бәйгесендә иң зур бүләк Хаҗ сәфәренә юллама белән бүләкләнде (фото)
Буадан Нурдания Низамова Казанда узган мөнәҗәтләр бәйгесендә иң зур бүләк Хаҗ сәфәренә юллама белән бүләкләнде
Казандагы «Гаилә» мәчете ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мөселманнар» газетасы белән бергәлектә агымдагы елның сентябрь-октябрь айларында «Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» бөтенроссия конкурсын оештырган иде. Бүген бәйгегә йомгак ясалды һәм аның гала-концерт тамашасы узды.
Мөнәҗәт башкаручылар «Соло» һәм «Ансамбль» номинацияләрендә бәяләнгән. Конкурста барлыгы 165 гариза теркәлгән, оештыручылар шуның 103 катнашучы эшләрен бәйгегә тәкъдим иткәннәр.
Анда Буа районыннан да катнашучылар бар.
Районның "Ак калфак" татар хатын-кызларынын иҗтимагый оешма әгьзасы, районның мәдәни чараларында актив катнашкан һәм республика күләмендә бик күп конкурсларда җиңү яулаган Нурдания Низамова мөнәҗәт әйтүдә 1нче урынга лаек булган. Һәм оештыручылар тарафыннан 1 призлы урын алган18 кеше арасында жирәбә буенча "Гөмрә" сәфәренә юллама уйнатылган. Бәхет Нурдания Низамовага елмайган. Димәк ул бүләк итеп бирелгән сәфәргә барачак.
Икенче призлы урын алучылар арасында Түбән Наратбаштан Әлфия Хәйруллина, Ташкичүдән
Фирүзә Хисаметдинова, Яңа Чәчкаптан Хөрия Җиһаншина да бар. Алар барысы махсус бүләккә лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев