Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан Сабиржановларкызларында куркыныч авыру булуга соңга кадәр ышанмадылар

Әмма гыйнвар аендагы тикшерү барлык шикләрне раслый: табиблар балада сирәк очрый торган генетик чир ачыклыйлар.

Әнисе Диана әйтүенә караганда, Ясминә беренче вакытта гадәти балалар кебек була: күзәтә, елмая, нидер эшләргә омтыла. Вакыт барган саен кызчыкның аз хәрәкәтләнүе күңел-ләренә шик сала. Казан табиблары балаларда бик сирәк очрый торган авыру фаразлыйлар. Өч ай дигәндә ул раслана һәм тагын да аянычы аның иң катлаулысы икәнлеге билгеле була.

Февраль аенда Ясми-нәгә 2 яшь тулды. Сабирҗановлар гаиләсе әле кулына уенчыклар тотып уйнаган, утырып рәсемнәр ясаган, тоткач аз булса да аякларына баса алган кызчыкның хәле тагын да авыраймасын өчен көрәшә. Бу куркыныч чир тора-бара баланың барлык мускулларын зарарлаячак, хәтта суларга да авыр булачак, диләр табиблар. Әгәр дә авыруны “йөгәнләп” торучы терапия узмаганда гомеренә куркыныч яный. Әлеге терапия гаилә өчен һич күтәрә алмаслык суммада исәпләнә.

Әнисе сүзләренә караганда, Ясминәгә бер елга җитәрлек дәвалану өчен 750 мең доллар, ягъни 55 миллион 500 мең сум акча кирәк. Беренче курстан соң сумманың беркүпмегә азрак кирәк булуына ышандыра белгечләр. Тик дәвалануны ел саен кабатлап тору мөһим. Моңа кадәр әле гаилә Мәскәүдә дәвалану медицина үзәгенә чакыру көтә. Акча җыелып, чит ил препараты сатып алынган очракта, дәвалану шунда дәвам итәчәк. Сабирҗановлар гаиләсенә акча җыюда булышырга ярдәм иткән фонд шундый мәгълүмат та җиткергән, бер курска кирәк булган сумманың яртысы җыелган очракта, аның яртысын ярдәм фонды үзе каплый ала, дигәннәр.

Без килгәндә Ясминә диванда терәлеп утырган килеш уенчыклары белән уйный иде. Беренче карашка ул яшьтәшләреннән калышмый да төсле. Ятсынмый да, үзе белән уйнарга чакыра. Аңлаешлы сүзләр әйтеп, аңлата. Тик беркүпмедән соң арый, гәүдәсенең тотрыклылыгы бетә. Әнисе көне буе аның янында, әле дәвалау гимнастикалары ясата, әле рәсем ясыйлар, шул арада өмет дигән нәрсә кулларын үзеннән-үзе телефонына этәрә. Баласына дәвалануга, дип ачылган исәпкә тагын ярдәм җибәрүче булмадымы икән?!

Буалылар, без тагын сездән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез. Илназ белән Диана өчен күчерелгән кечкенә сумма да бик зур ярдәм. Чөнки әнисе эшли алмый, Ясминәне бакчага йөртеп булмый, әтисе Буадагы оешмада хезмәт куя. Тулы диагнозын ачыклау өчен генә дә аларга 50 мең сум тирәсе акча таләп ителгән.

Әйткәнебезчә, Ясминәгә акча средствосын җыю белән “Ярдәмне бергә оештырыйк” фонды шөгыльләнә. Акча күчерү юллары: “Ярдәмне бергә оештырыйк” ярдәм фондының исәп счеты.

Реквизиты: Исәп номеры: 40703810962000003031 Кабул итү банкы: “Татарстан Банкы” бүлекчәсе №8610 ПАО «Сбербанк» БИК: 049205603 Кор.счет: 30101810600000000603 ИНН: 7707083893, КПП: 165502001.

Билгеләнгән түләү: Ясминәгә булышыйк 3. Теләсә нинди акча суммасын Сбербанк картасына күчереп була. “Сбербанк” картасы: 2202200627188566 Карта тотучы: Марюшин Роман Викторович.

Шулай ук акчаны 4276620045595703 номеры буенча “Сбербанк” картасына да күчерергә була (тел.: 89276750894). Карта Сабирҗанова Диана Наилевна исеменә ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев