Буадан социаль хезмәткәр Альбина Шәрәфетдинова: “Йөзне тутырабыз, дип яшәгән бер әбием нәкъ йөз яшьтә үлде. Ник 105 ел теләмәдем икән?!”
Буадан социаль хезмәткәр Альбина Шәрәфетдинова: “Йөзне тутырабыз, дип яшәгән бер әбием нәкъ йөз яшьтә үлде. Ник 105 ел теләмәдем икән?!”
Буадан Альбина Шәрәфетдинова биш елдан бирле ярдәмгә мохтаҗ өлкән кешеләрне тәрбияли. Һөнәре буенча бухгалтер ул, шәһәрдәге “Гармония” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәр кирәген танышлары аша ишеткәч, ике уйлап тормыйча шунда күчә. Күңеленә якын һөнәрне сайлый һәм моңа шушы көнгә кадәр бер тапкыр да үкенгәне юк.
Аның карамагында бүген тугыз өлкән кеше: 7се хатын-кыз, 2се ир-ат. Аларның 4есенә һәр көнне барып йөрергә кирәк. Альбина аларның барысы өчен дә үз кызлары кебек, чөнки иртәләре аның белән башлана. Кемдер социаль хезмәткәрнең иртәнге ашка тәмле итеп ботка пешереп биргәнен көтә, кемнеңдер тузаннарын сөртергә кирәк, хәтта бит-кулларын юарга да аны көтеп алучысы да бар. Альбина барысын да белә һәм шуңа төгәл график буенча һәрберсе янына мөмкин кадәр тизрәк барып җитәргә ашыга. Кемнеңдер баласы ерак шәһәрдә кайтып йөри алмый, кемдер ялгызы гына яши, арада баласыз калганнары да бар. Альбина шуны да аңлый, һәрберсенең язмышы үзенчәлекле. Шуңа мөмкин кадәр ягымлы булырга тырыша.
- Беренче эш көнемне бик яхшы хәтерлим. Бөтенләй ят кеше өенә барып кергәч, яратырлармы, дип бик борчылдым. Быел шушы беренче әбиемне соңгы юлга озаттык. Үземнең якын кешем кебек авыр кичердем ул югалтуны. Көтеп тора иде мәрхүмә, якын итеп эчен бушата иде, акыллы киңәшләрен бирә иде. Бер гасырлык юбилейны бергә каршылыйбыз, әле дия идек. Быел 100 яше тулды. Эх, ник 105 яшьне каршылыйбыз, дип әйтмәгәнбез икән, дип тә куям кайвакыт,- ди Альбина.
Альбина үзе авырып киткәндә дә авырыйм, килә алмыйм, дип һич әйтә торган кеше түгел. Ул үзе тәрбияләгән әби-бабайларны башкалар каравын теләми. Чөнки алар барысы да үзенеке, аларның ни теләгәнен, алар күңелен үзе кебек беркем дә аңламаячак. Хезмәтен йөрәге белән башкарганга Альбина һөнәр бәйрәме көнендә бик күпләрдән тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләре кабул иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев