Буадан “Созвездие-Йолдызлык-2016” фестиваленең республика турына кемнәр бара?
Моны Апаста узган зона этабында ачыкладылар. Буалылар аеруча "Хореография" номинациясендә призлы урыннарны күп яуладылар. Инна Минханова җитәкчелегендәге "Гольфстрим" бию коллективының ике төркеме дә беренче, утра төркемдә "МИКС" (җитәкчесе Сергей Арцыбашев) - икенче, Боерганнан "Ритм" (җитәкчесе Людмила Хлынова) һәм кече төркемдә Тамара Убаськина җитәкчелегендәге "Мозаика" өченче булдылар. "Вокаль ансамбль" номинациясендә Наилә...
Моны Апаста узган зона этабында ачыкладылар. Буалылар аеруча "Хореография" номинациясендә призлы урыннарны күп яуладылар. Инна Минханова җитәкчелегендәге "Гольфстрим" бию коллективының ике төркеме дә беренче, утра төркемдә "МИКС" (җитәкчесе Сергей Арцыбашев) - икенче, Боерганнан "Ритм" (җитәкчесе Людмила Хлынова) һәм кече төркемдә Тамара Убаськина җитәкчелегендәге "Мозаика" өченче булдылар. "Вокаль ансамбль" номинациясендә Наилә Таҗетдинова җитәкчелегендәге "Шатлык нуры" (урта төркем) беренче һәм "Подснежники" (кече төркем) өченче урын алдылар. "Вокал"да Буа данын бары 2 номерлы лицейның 1 сыйныф укучысы Камил Вәлиев кенә яклаячак. "Конферанс" номинациясендә финалга узучылар икәү - 5-9 яшьлекләр арасында 1 номерлы мәктәптән Самирә Фәхретдинова һәм 10-15 яшьлекләрдән 5 номерлы мәктәптән Илфат Исмәгыйлев. Барысына да уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев