Буадан СССРның һәм Россиянең Мактаулы доноры Гөлүсә Кәримова 83 кешенең гомерен саклап кала
Шушы көннәрдә Донор көне узды. Иске Суыксу авылында Гөлүсә Кәримова беренче тапкыр 1966 елны кан биргән. Ул аны авариягә очраган хезмәттәшенең 9 яшьлек малае өчен бүлешә. 2000 елга кадәр 83 кешегә кан биреп, гомерләрне саклап калган дәвердә Гөлүсә Кәримовага хәтта операция өстәленә ятып та ашыгыч рәвештә каны белән бүлешергә туры...
Шушы көннәрдә Донор көне узды. Иске Суыксу авылында Гөлүсә Кәримова беренче тапкыр 1966 елны кан биргән. Ул аны авариягә очраган хезмәттәшенең 9 яшьлек малае өчен бүлешә. 2000 елга кадәр 83 кешегә кан биреп, гомерләрне саклап калган дәвердә Гөлүсә Кәримовага хәтта операция өстәленә ятып та ашыгыч рәвештә каны белән бүлешергә туры килә. Шул рәвешле ул ашказанына операция ясатучы 19 яшьлек егетнең гомерен коткара. Бала тудыру йортына кан бирүчеләр арасында ул төп резерв булып тора. СССРның һәм Россиянең Мактаулы доноры Гөлүсә Кәримова кешеләрне исән, сау-сәламәт килеш күрүдән тәм алып яшим, ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев