Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан СВОда хезмәт итүче хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм, Рубежный шәһәрен төзекләндерүгә төзелеш материаллары озатылачак

Буадан СВОда хезмәт итүче хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм, Рубежный шәһәрен төзекләндерүгә төзелеш материаллары озатылачак

Иртәгә Буадан махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә,  17нче тапкыр гуманитар йөк илтәргә китәчәкләр. Район җитәкчелеге тарафыннан СВОда хезмәт итүче хәрбиләрнең һәрбер мөрәҗәгатен, гозерен үтәп, кирәк булган һәр нәрсә белән аларны тәэмин итү аерым контрольдә тотыла.

Бу юлы да һәр мөрәҗәгать буенча эш алып барылды. Егетләргә инде ничәнче тапкыр җиңел автомобиль озатыла, бу юлы "Нива" автомобиле җибәрәчәкләр. Тагын автомобильләргә көпчәкләр дә озатылачак. 

Һәрбер солдатка кирәк-яраклар салынган төргәкләр төенләнде. Анда кием-салымнар, гигиена кирәк ү-яоаклары  кебек көнкүреш  әйберләре сатып алынган. Шулай ук шәхси посылкаларны да кабул иттеләр. Хәрбиләр белән очрашу урыны барасы да алдан килешенгән. 
Әкренләп Буа районы шефлык иткән Рубежное шәһәре дә төзекләндерелә. Бу юлы такталар, ОСБ панельләр озатачаклар. 

Бердәм көч белән әкренләп шәһәргә тыныч тормыш кайта. 
Буа халкы тагын бер кат бердәм булуын, теләсә нинди хәлдә дә бер-берсен ташламыйча ахыргача бергә булып калачакларын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев