Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан СВОда хезмэт итүче Илнур: «Яралыларны берничә километр күтәреп барабыз»

Илнур мобилизация башланганнан соң, беренче дулкында ук махсус хәрби операциягә китә.

Анын позывное "Морган".
Әнисе хәрби комиссариат вэкиленнэн алып калган повестканы  кулына биргәч, анарда икеләнү дә, качып калу уе да тумый. Илне сакларга аны чакырганнар икән, димәк, барырга. Армиядә элемтәче булып хезмәт иткән егет монда да кирәгем чыгар әле, дип уйдый. Казанның ЭКСПО базасында хәрби күнегүләр узгач, аны СВОга Луганск юнәлешендэ җибәрәләр. Беренче елны ул икенче, өченче сызыкта  була. Ә соңгы 3 елда  алгы сызыкта мотоукчылар полкында дошманга каршы сугыша. Күптән түгел генә узен минометчы итеп билгеләгәннәр. Илнурның кулында хәзер хәрби позиция җирлеге төшерелгән карта, автоматтан тыш, миномет коралы да.  Аның бер генә дэ ялгышырга хакы юк. Дошманны куып алга барганда үзенең, башкаларның гомерен дә саклаганда бик төгәл булырга кирәк. Бер тапкыр алар сугышчан дусты "Етти" позывнойлы Мордовия егете белән үзләре дә сизмәстән ялгышып китеп, кочкэ исән калганнар. Беренче линиядәге буш блиндажның координатасын әйткәч, сукмакны бутап, адашалар. Югыйсә, алар эзләгән урын якында гына була. Шулай ук 50-60 метрлар ераклыкта гына дошманнар   блиндажы була. Каршы яктан кинәт ачылган уттан качар өчен егелэр икәү окопка сикерәләр. Эмма дошман аларны куреп олгерэ. "Етти" каршы якка ут ача, ә "Морган" ,якынаймасыннар өчен, еракка, алар килә торган юлга, граната ташлый. Берникадәр вакыт окоп өстендә "ут уйнагач", тынып кала. Илнур, сакчыллык күрсәтеп, тагын бер граната ташлый. Аннан алар тиз арада окоптан йөгереп чыгып, блиндажга барып җитә алганнар. Ни кызганыч, соңрак "Етти" барыбер һәлак була. Аның блиндаждан автомат чистартырга чыкканын "күргән" дрон остенэ граната ташлый.
- Секундлар эчендә була ул хәл, бик теләсәң дә коткарып булмый. Ә болай без яралы иптәшләребезне җилкәгә асып та, носилкага салып та, 2шәр километрлы позициядән алып чыккан була. Аларны эвакуация бригадасына тапшырабыз. Аннары госпитальгә алып китәләр, - дип сөйләде Илнур. 
Яралы дигәннән, чак кына исән калуының тагын ике очрагын сөйли ул. Беренчесендә берничә хезмәттәше белән машинада барганда аларга снаряд очып килэ. Егетләр көчкә машинадан чыгып, яралыларны үзләреннән калдырмыйча урман полосасына кереп егылалар һәм бер-берсенә медицина ярдәме күрсәтә башлыйлар. 
Тагын берсендә Илнурга позициядән тылга чыгып җитәр өчен дошманның "борын төбеннән" узып китәргә туры килә. Алай гына да түгел, миналар тутырылган кырдан. Ул үтә торган сукмакны "убырлы карчык" дигән дрон "яфраклар" (кечкенә миналар) ташлап киткән була. Тынын да чыгармыйча бару өстенә һәрбер адымын карап атлый ул. "үлем сукмагыннан" - якында гына блиндаж тулы дошманнар, юл тулы шартлаткыч. 
-Аллаһы Тәгалә дә саклагандыр инде. Үзем дә бер генә минутка уяулыкны югалтмадым. Карта буенча барып, тылга чыгып җиттем, - диде Илнур. 
Аңлый: аның исән-сау, җиңү белән кайтуын хатыны Резедә, уллары Илдан белән Айдан көтәләр. Соңгысы әле күптән түгел, 26 февраль көнне, туган гына. Аның отпуск вакытын алар көнләп санап якынайталар. 
СВО беткәч, Илнур гаиләсе белән тынычлыкта, исәнлектә, улларын үстереп, аларның уңышларына сөенеп, яшәргә тели. Насыйп булсын, җиңү белән әйләнеп кайтсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев