Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан табиб Галимҗановлар династиясе

Аларның гомуми хезмәт стажы 101 ел.

 

 

Мәрхүм гаилә башлыгы Рафыйк Галимҗанов стоматолог, әниләре Галина терапевт-невролог, кызлары Наилә – реаниматолог, уллары Артур – хирург, уролог, киленнәре Анна – клиник-лаборатор диагностика табибы.

Буа егете

һәм Баку кызы

Рафыйк Галимҗанов хакында кызы Наилә сөйләве буенча язабыз. Әйткәнебезчә, аның якты дөньядан киткәненә быел  8 ел була. Ул 1956 елда Адав-Толымбай авылында туган. Гаиләдә өч бала, Рафыйк – иң олысы. Әти-әнисе колхозчылар, көне буе эштә. Шуңадыр да егет кечкенәдән мөстәкыйль, кайгыртучан булып үсә – әниләре кайткан вакытка йорт эшләрен башкарып куя, энесе белән сеңелесен карый һәм башкалар. Әле ул кечкенә “доктор” да – урамдагы берәр бала-чага җәрәхәтләнсә, аңа йөгерәләр, ул яраны чиста итеп эшкәртә, бәйли. Шуңамы, балачактан карар кыла – ул киләчәктә табиб булачак. Теләгенә ирешә – Казан медицина университетында теш табибы белгечлеге алып, берникадәр башка урыннарда тәҗрибә туплый, аннан Буага кайта, медицина училищесында укыта, дәваханәдә эшли. Бу вакытта коллегасы – яшь терапевт Галина Вертахова да шундый ук хезмәт башкара – студентларга да белем бирә, авырулар да дәвалый. Әзербайҗан республикасының Баку шәһәрендә туып-үскән кызны бирегә юллама буенча җибәргән булалар.

– 1981 ел. Әни белән автобустан Буага төшеп калдык. Ул вакыттагы шәһәр авылны хәтерләтә – яртысында әле төзелеш юк, буш җирләр, агач өйләр. Мин – зур, матур, бай Бакуда үскән кыз, моны күреп, шок хәлендә калдым. Буада калмамын, дигән идем. Тик язмыш башкача хәл итте, - дип сөйләде Галина Николаевна. Язмыш дигәне – кызның Рафыйк Галимҗановка кияүгә чыгып калуы була.  Бергә эшләгән ике яшь табибның аралары көннән-көн якыная, тиздән өйләнешәләр, бер-бер артлы кызлары һәм уллары туа.

Бүгенге көндә Галина Галимҗанова дәваханәнең беренчел йөрәк-кан тамырлары үзәге мөдире дә, анда эшләүче бердәнбер невролог та. Буалылардан аны танымаучы сирәктер, инсульттан дәвалаган, үлемнән коткарган авырулар, аларның якыннары табибка бик рәхмәтле. Аның әле дә эш көне ыгы-зыгыдан башлана, “Галина Николаевна, авыр хәлдәге пациентны китерделәр”, “Сезне реанимациягә чакыралар” һәм башка күп төрле мөрәҗәгатьләр яңгырый. Өстәвенә аны палаталардагы авырулар дүрт күз белән көтә, җитмәсә, аларның хәлен сорап кергән якыннарына да җавап бирәсе бар. “Армыйсызмы? Ничек хәл җыясыз?” – дип сорадым.

– 43 ел буена ияләштем. Өйгә кайтып, тынычлап көч җыям. Минем өчен телефон шалтырамау – үзе бер ял. Балаларым, оныкларым килә. Мин аларны дәваханәдә дә күрәм, тик монда үзебезчә, өйдәгечә аралашабыз, - диде ул.

Балалар дигәннән, табиблар – кызы Наилә, улы Артур башкалар кебек зур акчалар, заманча клиникалар эзләп, зур шәһәрләрдә калмаганнар, алар туган районында хезмәт куя.

 

Әти кызы

Кызлары Наилә табиб булачагы турында мәктәпнең соңгы сыйныфында гына хәл итә. Чөнки Галимҗановлар гаиләсендә нинди һөнәр алуы буенча бернинди таләп куелмый. Бу – балаларның үзләре сайлаган юнәлеш.

– Башкаларның өйдә шкафлары төрле әдәбият белән тулса, бездә медицина китапларының саны-исәбе юк иде. Үсә төшкәч, алып кызыксына башладым. Әти шикәр заводы бистәсе дәваханәсендә баш табиб, әни – терапевт, мин 8нче сыйныфтан бирле шунда эшләргә бара идем. Медицина инструментларын эшкәртергә салам, ЭКГ төшерергә, регистратурада утырырга булыштым, - дип сөйләде ул.

Моннан тыш кызны әтисенең пациентларга карата мөнәсәбәте гел сокландырган. Ул баш табиб, дип зураймый, бистәнең яше-картына игътибарлы, тыңлый, дип аны искә төшерә. Шулай бит, табибның мөнәсәбәте дә дәвалый кайчак.

Наилә Гыйсмәтулли-на реаниматолог юнәлешен сайлавын холкыма хас, экстрен авырулар белән эшләү, һәрвакыт “пульста булу” ошый, дип аңлата. Университет тәмамлагач, республика клиник дәваханәсе реанимациясендә эшли. Озак түгел. Парадокс: медицинада иң тынгысыз юнәлешне сайлаган Наилә Рафыйк кызын Казан урамнарындагы ыгы-зыгы – халык, транспорт агымы, бертуктаусыз “бөкеләр” тиз туйдыра, тыныч Буа сагындыра.

– Тормыш иптәшем белән бирегә кайтып төпләнергә карар кылдык. Ике улыбыз бар. Эшемне яратам. Табиб буларак иң мөһиме – вакытында реанимацияләү чараларын үткәрү, пациентның гомерен коткару, - ди ул. Моның өчен элек атналар буе кизү торган вакытлары була. Бу уңайдан: “Миңа теш пастасы дәваханәдә күбрәк кирәк”, - дип шаярта.

 

Операция арты

операция

Уллары Артур Галим-җанов дәваханәдә әйдәп баручы хирургларның берсе, уролог. Табиб булуда әти-әнисенең йогынтысын яшерми.

– Кечерәк сыйныфларда дәресләр беткәч, әни янына дәваханәгә килә идем. Аның һаман рентген сурәтләрен  караганы истә калган. Ул чакта медицина белән кызыксынмасам да, табиб буласым аңыма сеңгәндер инде. Әти-әни үрнәге дә көчле иде. Шуңа башка һөнәр турында уйламадым да, - диде ул.

Артур Рафыйк улы университетта укыганда ук республика клиник дәваханәсенә кече персонал булып эшкә урнаша. Иң мөһиме – операция блогына якын булу. Соңгы курста укыганда ук ассистент була. Беренче мөстәкыйль ясаган операциясен хәтерли, “сукыр эчәкне” кисә. Ә иң авыры – ашказанына була. Армый-талмый бертуктаусыз дүрт сәгать эшләргә туры килә.

Гомумән, Галимҗа-новлар “ардым”, “туйдым” дип зарлануның ни икәнен белмиләр. Киленнәре, Калмыкия кызы Анна Галимҗанова да үзләренә ошаган. Ул дәваханәдә клиник-лаборатория диагностика табибы. Анна Александровна вакытында аны сыендырган, кызлары кебек кабул иткән каенанасы белән каенатасына рәхмәтле. Аларның да ике балалары үсеп килә. Шулай итеп дүрт онык җыела.

Менә шундый алар Галимҗановлар “бригадасы”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев