Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан Татарстан чемпионы булган Татьяна Иванова: “Егерме яшьлек кыздан бер минутка калыштым”

Татарстан чаңгы чемпионатында Алтын медаль алган 62 яшьлек Татьяна Иванованың тизлеге бу.

d Дөресрәге, республикакүләм чаңгы ярышлары рәсми рәвештә яшьләр арасында оештырылган була. Татьяна Алексеевна спорт сөючеләр арасында дистанциягә чыга һәм үз яшь категориясендәге барлык көндәшләрен артта калдырып, беренче булып финишлый. Ветеран укытучы бу уңышка эзлекле килә: әле декабрь аенда гына чемпионатның беренче этабында катнашып, икенче урын алган булган. Ул вакытта 5 километрга чаба. Ә гыйнвар азагында узган икенче этапта алтмыш яшьтән алып җитмеш яшькәчә спорт сөюче хатын-кызлар арасында аны узардай көндәш булмый. Татьяна Алексеевна күпьеллык хыялына ирештем, дип саный. Хәзер аның коллекциясендә Татарстан Чаңгы федерациясе Алтын медале дә бар. - Трасса яшьләр өчен салынган. Шактый катлаулы иде. Мин ун километрны 53 минутта уздым. Дистанциягә берничә яшь категориясеннән чаңгычылар чыкты. Егерме яшьлек кыздан бер минутка гына калышып килдем. Үз яшь категориямдә беренче,- ди Татьяна Иванова. Район спорт ветераннары советы рәисе Вячеслав Шурбин белдерүенчә, Татьянаны бу уңышка аның гадәти булмаган үҗәтлеге, тырышлыгы китерде. Районның спорт тормышында өлкәннәр арасында әле мондый уңышка ирешүче булмаган. Аны бу җаваплы стартка һәм моңа кадәр дә ире һәм тренеры Юрий Михайлович әзерли. Хәер, моннан унике ел элек чаңгыларга да бергәләп басалар алар. Ул чакта Татьяна Алексеевна шәһәрнең 5 номерлы гимназиясендә башлангычлар укыта иде. Нарат урманында чаңгы юлларын күреп, укытучының исе китә. Беркүпме вакыттан соң алар инде Юрий Михайлович белән бирегә чаңгыларын күтәреп киләләр. Башта парлап һава сулап йөриләр. Бервакыт урманда чаңгыларда хозурланып йөргәндә Ивановларны Ырыңгы авыл җирлеге өчен ярышырга гозерлиләр. Шунда Татьяна Алексеевна беренче призлы урынын ала. Шуннан Ивановларга ярышлар дәрте керә. Шулкадәр остаралар ки, Татьяна берничә ел инде районда өлкән чаңгычылар арасында беренчелекне җомга 13 февраль, 2026 ел Районның барлык яңалыклары buinsk-tat.ru сайтында һәм социаль челтәрләрендә № 5 (11408) Газета 1919 елның 14 июненнән чыга 16+ БАЙРАК Буа район газетасы беркемгә дә бирми. Инде республикада билгеле ул хәзер. Ә моннан өч ел элек ул үз карьерасында иң зур җиңүенә ирешә: Идел буе округы чаңгы чемпионатында яшьтәшләре арасында икенче һәм өченче булып килә. Соңгы чемпионатка да җентекләп әзерләнгән тренер белән чаңгычы. Үзләре яшәгән Чурак авылында, мотобуксировкалау җайланмасы сатып алып, сыйфатлы чаңгы эзләре салганнар. Озынлыгы 1 километр 300 метр. Ирле-хатынлы шул “түгәрәкне” әллә ничә тапкыр урап, көн дә 15-20 километрга чабалар. Күптән пенсия яшендәге Татьяна Иванова, Ходай саулык бирсә, минем стартларым алда әле, дип ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев