Буадан Татьяна Иванова чаңгы буенча Татарстан чемпионы булды
Чурак авылында яшәүче ветеран укытучы Татьяна Иванова гыйнвар ахырында спорт сөючеләр арасында узган чаңгы ярышлары буенча республика чемпионатының II этабында чемпион булды.
Татьяна Алексеевна ун километрлы дистанциядә алтмыштан алып җитмеш яшькәчә иллеләп көндәшен артта калдырып, финишка беренче килде һәм Алтын медальгә лаек булды. Аның тренеры – ире Юрий Михайлович Иванов. Сүз уңаеннан, Татьяна Иванова бу җиңүгә эзлекле килде - чемпионатның узган елның декабрендә узган I этабында ул икенче булган. Анда 5 километрга узышканнар.
- Татьяна бу җиңүгә үҗәтлеге, тырышлыгы белән иреште. Район ветераннар спортында мондый зур җиңү булганы юк иде әле, - ди район спортчы ветераннар советы рәисе Вячеслав Шурбин.
Шәһәрнең 5 номерлы гимназиясендә белем биреп, лаеклы ялга чыккач та актив тормыш рәвеше алып барган һәм зур уңышларга ирешкән Татьяна Иванованы тәбриклибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев