Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан Тәхминә һәм Сахил Адыгезаловлар Нәүрүздә өстәлдә исеме “с” хәрефенә башланган ризыклар торырга тиеш, диләр

Ә өстәлнең патшасы — пылау. Аны итле итеп тә, җимешләр белән дә әзерлиләр. Монысы — бәйрәм көнендә — көн белән төн тигезләшкән 21 мартта пешерелә. Ә аңа кадәр дүрт чершенбе — ут, су, җил һәм җир сишәмбесе билгеләп үтелә һәм бик күп төрле сыйлар әзерләнә. Мәсәлән, милли ризыклар — пәхләвә, шәкәрбура, гогал, бадамбура.

Менә шундый һәм тагын бик күп нигъмәтләрдән өстәл сыгылып торырга тиеш. Төрле ышануларга караганда, муллык һәм сыйларның төрлелеге яңа елда гаиләнең матди иминлеген тәэмин итәргә тиеш, дип саналган. Өстәлгә «с» хәрефенә башланган ашамлыклар — сюд (сөт), сумах (тәмләткеч), сирке (серкә), сарымсаг (сарымсак), сәмәни (үрдерелгән бодай) һәм башкалар куелырга тиеш. Сәмәни — Нәүрүз символы — ул киләчәктә уңыш артуга, тыныч һәм мул тормышка өмет бирә. Бөртекләрне бәйрәм көнгә 5-7 сантиметр үсәрлек итеп, ике атна алдан шытарга куялар. Яшел үсентеләр өстәл уртасына куелачак зур подноста урын ала.

Ә аның тирәсенә өйдә пешерелгән, кибеттән сатып алынган күп төрле нигъмәтләр салына. Алар арасында йомыркалар да бар. Аларны буяу гына түгел, ә ныклыгын тикшерү традициясе дә яши икән әзербайҗанлыларда.

— Кабыгы нык булсын өчен кечкенә чакта тавыкларга дөге ашата идек. Аннан пешкән йомыркаларны бер-берсенә сугып, кемнеке ныграк булуын ачыклый идек. Отучы ватылганын үзенә ала инде, — ди Сахил абый сүзгә кушылып. 

Тәхминә апа әйтүенчә, катлы камырдан пешерелгән түгәрәк гогал кояшны, эченә чикләвек салынган шәкәрбура айны символлаштыра. Ул, әзер камырым калган иде дип, соңгысын ясап та күрсәтте. Сүз уңаеннан, камыры өчен атланмай, каймак, сөт, йомырка, он, шикәр комы, чүпрә кирәк. Куркума салырга да ярый.

— Монысы файдасы булсын өчен. Әнием һәрвакыт ризыкның файдасы булырга тиеш, дип әйтә иде. Чикләвек тә, җимешләр дә бик файдалы бит, — ди хуҗабикә. 

Шәкәрбураны ясау, төгәлрәге аны бизәү өчен вакыт та, осталык та кирәк. Тәхминә апа бизәкләрне Әзербайҗаннан махсус алып кайткан кечкенә кыскыч белән төшерә.

Бөртеккә килгәндә, бодайны кыздыралар да. Аңа шулай ук файдасы булсын өчен көнҗет, кипкән җимешләр кушалар. Бүгенгәчә сакланган традицияләрдән тагын иң беренче итеп өлкәннәрне котлау, гаилә бергә җыелу, яңа киемнәр кию, балаларга бүләкләр бирү, туганнарны, дусларны сыйлау, кунакка йөрешү, ачуланышкан кешеләр белән дуслашу, бәйрәм көннәрендә тышкы ишеккә йозак салмау сакланган. Соңгысы белән һәр кунакка шат булуларын күрсәтәләр. Өйгә кергән балалар баш киемнәрен калдыралар. Хуҗалар аларны кире күчтәнәчләр тутырып бирергә тиешләр. 

— 40 елдан артык биредә гомер итәбез. Буалылар бе-лән дус яшибез. Йортыбызга килгән һәр кешегә, нинди милләттән булуына карамастан, шатбыз. Буада ярты гасыр яшәгән бүгенге көндә мәрхүм әтиебез Шакир «Башкаларны хөрмәт итсәгез, үзе-гезне дә хөрмәтләрләр», дип әйтә иде. Бу чыннан да шулай, — диләр Адыгезаловлар.

Әлфия Шәрәфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев