Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан тыл ветераны Наҗия Хөсәенова: » Сыер койрыгы белән көрпә ашап урман кистек»

Вольнистан авылында яшәүче тыл ветераны Наҗия Хөсәенова үз башыннан үткәннәрне сөйләде.

Бүген ул мәрхүм ире белән бергә салып кергән өендә балалары тәрбиясендә гомер кичерә. Әни әле, сөбханалла, күңеле теләгәнне үзе пешерә, янына кайтучыларны сөенеп каршы ала, авыл, дөнья хәлләре белән бергә атлый, - ди кызы Минзыя апа.

Наҗия апа үз башыннан үткәннәре турында озын-озак сөйләмәде. Эшләдек инде, эшләмәгән эш калмады, ул көннәрне беркемгә дә, беркайчан да күрергә язмасын иде, диде ул сөйли башлаганчы ук. 

 Вольнистан авылы кызы ул, шушы авылда җиде класс белем алган. Тик ачлы-туклы, өсләренә кияргә киеме булмаган балаларның дәрескә йөрергә теләкләре дә, вакытлары да калмаган шул.

-Ун яшьләр булгандыр, “гөрәплә” тартып эшкә киттек, кызым. Нәрсә куштылар, шуны эшләдек. 12-13 яшь булгандыр, урман кисү заданиесе килде, диделәр. Колхоз атына утырып, авылдан 30 километрдагы урман кисәргә чыгып киттек. Өскә кияргә юк, нинди шалама бар, өшемик, дип, барысын да кия идек. Кыш көне билдән кар ерып урманга керәбез. Мин, үсмер кыз, ирләр белән беррәттән эшләдем. Кискән агачларны штабельләп өеп куябыз - дип сөйли әңгәмәдәшем.

Ә кыш көне урманда нәрсә ашый идегез, дип сорагач, Наҗия апаның хәтта күзләре яшьләнде. Колхоздан аларга бозау койрыклары белән ферма терлекләренә дип тарттырылган кибәкле он биреп җибәрә торган булганнар. Урманда казан асып учак ягып, шуны пешереп ашаганнар. - Сулы боламык өстен кибәк каплап алган була иде. Нәрсә ашыйсың, башка нәрсә юк. Шуны ашап көне буе барысы да эшли иде, - ди ул мине тетрәндереп. А н н а н  Н а җ ия Хөсәенова Карл Маркс исемендәге колхоз фермасына сыер савырга килә һәм гомеренең күп өлешен шул хезмәткә багышлый. Авыр булса да, яшьлегендә кул белән 15әр сыер сауган чакларын сагына ул. Сыер савып кына фермадан кайтып китмәгән колхоз савымчысы. Терлекләргә азыгын да тараткан, тиресен дә төяп түккән. Беркайчан эш бүлешмәгән. 1955 елда шул үз авылы егете белән гаилә кора ул. Гомер буе алар бер-берсенә кирәк һәм терәк булып яшиләр.

-Әни белән әтинең үрнәк тормыш итүләре б е з г ә  ө л г е  б ул д ы . Пенсиягә киткәч тә, җитәкчелек әнине колхоз ашханәсенә чакырды. Әни тәмле ашларын пешереп өлгертсә, әти тракторы белән аларны кырда эшләүчеләргә илтеп ашата иде. Берберсе белән аңлашып эшләү шулай җиңел булган аларга күрәсең. Без, ике кыз туган һәм абыебыз, хәзер читтә яшәсәк тә, әни беркайчан да үзе генә калганы юк, - ди Казан шәһәрендә яшәүче кызы Минзыя.

Уңган сыер савучы турында язмалар да район газетасында да еш басыла. Авыл җирлеге җитәкчелеге тарафыннан да тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт һәм игътибар бик зур. Ел саен Бөек Җиңү көне якынлашканда ветераннарга бөтен авыл халкының җылы теләкләре ирештерелә. Наҗия апа бүгенге тормышына мең шөкер итә, илләргә тынычлык, гаиләләргә тигезлек тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев