Буадан Ульяновскка баручы ир-ат наркотик белән тотылды
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 16 август көнне кичке 4тә полицейскийлар Буадан Ульяновск шәһәренә юнәлүче автомобильне туктаталар. Аларда бу автомобильдә утырган пассажирда наркотик булуы хакында оператив мәгълүмат була инде. Шәхси тентү барышында 1970 елгы ир-аттан ак порошок сыман матдә салынган төргәк табалар. Фаразланганча, бу синтетик наркотик. Бу факт...
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 16 август көнне кичке 4тә полицейскийлар Буадан Ульяновск шәһәренә юнәлүче автомобильне туктаталар. Аларда бу автомобильдә утырган пассажирда наркотик булуы хакында оператив мәгълүмат була инде. Шәхси тентү барышында 1970 елгы ир-аттан ак порошок сыман матдә салынган төргәк табалар. Фаразланганча, бу синтетик наркотик. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев