Буадан Вадим Иванов ике дәрәҗә хәрби батырлык өчен медале белән бүләкләнде
Аңа әле бүләкне бүген Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин тапшырды.
Вадим Иванов хәрби хезмәте вакытында үзенә җиткерелгән заданияне ахырынача үти. Хәрби техниканы саклап кала.
Радик Төхфәтуллин аңа Ватанына тугры калуы һәм үз-үзен аямавы өчен рәхмәтен белдерде һәм Вадим Андреевичның бу гамәле күпләргә үрнәк булуын әйтте.
Вадим Иванов Мәртле авылы егете. Бүген Ульяновск шәһәрендә эшли.
Үзенең батырлыгы турында минем урында һәркем шулай эшләгән булыр иде, ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев