Буадан ветеран сугышта үз башыннан үткәннәрне сөйләде (фото)
Зариф ага Хәйруллин хәрбиләр телендә “трудоармия” дип йөртелгән Суслонгер лагерен да узган, дошманны куып, Румыния чигенә җиткән.
Бу көнне район башлыгы Ранис Камәртдинов ветеранның өенә килеп дәүләт бүләкләрен: “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” юбилей медален һәм “Буа районының Мактаулы гражданы” исемен тапшырды.

Зариф ага кунакларны солдатларча аягүрә басып каршы алды. Ранис Камәртдинов аңа Бөек Җиңүгә керткән өлеше өчен рәхмәтен белдерде һәм 9 Майда шәһәр үзәгендә узучы парадта катнашырга чакырып калды. Зариф аганы элеккеге коллегалары, Кырык Садак авылы мәктәбе укытучылары һәм яшь-армиячеләр котлады.
Тәбрикләүнең рәсми өлешеннән соң, Зариф ага үзенең тормышы һәм Бөек Ватан сугышында күргәннәре турында ачылып сөйләде. Ул сугышка 18 яше тулгач, 1943нче елда китә. Яшь солдатлар утырган эшелонны хәрби өйрәнүләргә Суслонгер лагерена җибәрәләр.
- Бертуктаусыз стройда йөрттеләр. Ашау такы-токы гына. Урман кисәргә киткән җирдән, авырлыкларга түзмичә, кайбер солдатлар кире кайтмый иделәр. Егетләр сугышка барырга ашкынып торалар. Бер ел дигәндә мин дә Украина фронты составына кердем, Румыния чигендәге бәрелешләрдә катнаштым. Алга табан Үзәк һәм Көнчыгыш Европаны фашист илбасарларыннан азат итү башланды. Ә безнең полк чикне сакларга калды. Сугыштан соң туган авылыма 1949нчы елда гына әйләнеп кайта алдым. Чиктә тәртип урнаштыру эшләрендә хезмәт иттем, - дип сөйли ул. Ветеран бүген махсус хәрби операция барышын да кызыксынып күзәтә.
- Моннан 80 ел элек мин дә шушы урыннардан йөрдем, дип, карыйм телевизордан. Бандерачыларның кансызлыгын, окоплардан совет солдатларына һөҗүм итүләрен үз күзләрем белән күрдем, - ди ветеран. Аларны кулга төшерүдә дә катнашкан ул.

Яшь вакытта мәктәптә укыганда зиһенле булуы белән аерылып тора Зариф. Авылда белемле һәм оештыру сәләтенә ия нәселдән ул. Шуңа сугыштан кайткач җитәкчелек аны укытучы итеп күрше Чүпрәле районының Чепкас-Илмәт авылына билгели. Мәктәптә тарих һәм башка фәннәр укыта. Шунда укытучы булып эшләүче булачак хатыны Бибиназирә белән дә таныша. Гаилә корып алар 1961 елда Кырык Садак мәктәбенә кайталар. Гомер буе балаларга белем бирәләр. Зариф Нәбиуллович мәктәп директоры вазифасын да алып бара. Бүген ветеран кызы Илсөяр тәрбиясендә үз өендә гомер кичерә.
- Әти ул хәрби режимны бервакытта да бозмады: бик соңга калмыйча йокларга ята, иртә тора. Әбәтне дә үз вакытында ашый, күбрәк организм өчен файдалы ризыкларга өстенлек бирә. Гаиләдә тынычлык һәм үзара хөрмәт булырга тиеш, дип әле дә еш кабатлый. Авылда урманга барып һава сулый, бакчада да тәртип аның күзеннән узмый калмый, - дип сөйли кызы Илсөяр.
Ветеран хәзер сиксәненче Җиңү язын көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев