Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан Восканян күрше Тәтештә кадетларга концерт куйды

"Дуслар, шатлыкта яшәгез" девизы астында патриотик рухтагы концерт программасы белән Буаның 2 номерлы сәнгать мәктәбе укытучылары Сергей Восканян һәм Газинур Хәйретдинов Тәтеш шәһәрендәге кадет мәктәп-интернатында булдылар. Алар булачак хәрбиләргә Ватан, туган йорт, әти-әни турындагы җырлардан торган хәйрия концерты бүләк иттеләр. Тамашаны түгәрәкләп, барысы да бергәләп җырладылар. Моннан тыш, Буадан килгән...

"Дуслар, шатлыкта яшәгез" девизы астында патриотик рухтагы концерт программасы белән Буаның 2 номерлы сәнгать мәктәбе укытучылары Сергей Восканян һәм Газинур Хәйретдинов Тәтеш шәһәрендәге кадет мәктәп-интернатында булдылар. Алар булачак хәрбиләргә Ватан, туган йорт, әти-әни турындагы җырлардан торган хәйрия концерты бүләк иттеләр. Тамашаны түгәрәкләп, барысы да бергәләп җырладылар. Моннан тыш, Буадан килгән кунаклар кадетлар өчен салют ясадылар һәм күчтәнәчләре белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев