Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан җырчы Фәния Исхакова I дәрәҗәдәге премия лауреаты булды (+фото)

Кичә Казанда “Пирамида” күңел ачу үзәгендә Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль-конкурс узды.

Анда Татарстаннан, Россиядән генә түгел, ә Һиндстаннан, Америкадан, Кытайдан килгән җырчылар Әлфия апа репертуарында булган җырларны башкардылар. Шул исәптән Буадан Фәния Исхакова да. Ул үзбәк халкы көе “Яр, яр” җырын башкарды һәм I дәрәҗәдәге премия лауреаты булды. Соңыннан ул Әлфия апаның кызы, әлеге фестиваль-конкурсны оештыручыларның берсе Зөлфия Нигъмәтҗанова белән аралашты һәм фотога төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев