Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буага Алтай һәм Саха (Якутия) делегациясе килде

Үзара хезмәттәшлекне ныгыту, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу максатыннан килгән кунаклар алдан районның мәгариф, спорт, мәдәният объектларында булдылар.

Аннан алар өчен район Советында түгәрәк өстәл оештырылды. Сөйләшүне муниципаль район башлыгы Ранис Камартдинов алып барды. Делегация составы алдында район мәгариф идарәсенең эшчәнлеге хакында Наталья Македская чыгыш ясады. Ул докладын тәмамлагач, делегация вәкилләре үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Мәсәлән, аларны мәгариф өлкәсендәге грантлар оту, яшь укытучыларга район ярдәме, мәктәпләрдә дендрарийлар булдыру кызыксындырды. Аннан район мәдәниятендәге ирешелгән уңышлар, киләчәккә планнар белән Ринат Гыймранов таныштырды. Соңыннан район ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова чыгыш ясады. Ул район өлкәннәрен кайгыртып, республика грантлары оту исәбенә башкарылган эшләр турында сөйләде. 
Әлеге тәҗрибә уртаклашу кунакларга ошады. Алар кунак ашы кара каршы дигәндәй, Буа делегациясен дә үзләренең милли бәйрәмнәренә дәштеләр, хезмәттәшлек әле озак еллар дәвам итсен, дигән теләк белдерделәр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев