Буа районы Кыят авылында төрле милләт кешеләренең туганнарча яшиләр
Оксана һәм Николай Исайчевлар күршеләре Гөлфия һәм Александр Степановларны ачык һавада әзерләнгән чәй өстәленә чакырганнар.
– Мин үзем татар, Иске Тинчәле авылыннан, ә ирем Александр – чуаш милләтеннән, Чурак авылыныкы. Буа ветеринария техникумында укыганда таныштык. Элек юллама буенча эшкә билгелиләр иде. Александрны бирегә ветеринар табиб итеп җибәрделәр. Шуннан бирле бергә. Улыбыз бар, киленебез рус милләтеннән, Яшевка авылыннан, менә шундый күпмилләтле гаилә без, - диде Гөлфия Степанова.
Исайчевлар да күршеләре турында бик әйбәт фикердә. Оксана әйтүенчә, яңа төрле ризык әзерләгәндә гел Гөлфия апасы белән киңәшләшә. Яшь гаилә татар милли ризыкларын ярата икән. Исайчевларда кыстыбый, өчпочмак, бәлеш, гөбәдия пешкән көнне Степановлар гаиләсе һәрвакыт көтеп алынган кунак. Соңгылары үзләре ике милләте гаилә булгач, татар һәм рус традицияләрен барлап яшиләр. Корбан, Ураза гаетләре, Пасха, Раштуа бәйрәмнәрен билгеләп үтмичә калмыйбыз, диделәр Степановлар. Александр әле авылның футбол тренеры исемен дә алган. Пенсионер әле дә булса кичләрен авылның барлык балаларын җыеп, футболга өйрәтә. Кыят командасы күрше авыллар белән дә тыгыз элемтәдә тора. Күптән түгел генә Адав-Толымбай авылына дуслык турнирына барып кайтканнар.
– Хатыным Гөлфия: “Йөрмә инде автомобильдә, олы кешенең күзләре начар күрә, я авариягә очрарсың” дип сүгә. Футболсыз яши алмыйм. Күрше авыл командасы футболчылары белән аралашып кайткач, рәхәтләнеп китәм, - ди пенсионер.
Дуслыкның аерым рецепты юк, диләр кыятлылар. Гади итеп, бер-берсен санлап, хөрмәт итеп яшәү – алар өчен ул норма.
Әлфинур Йосыпова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев