Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буага Җиңү поезды килде

10.20 сәгатьтә Буа өстендә үзәк өзгеч гудок яңгырады.

Тимер юл вокзалы янында составны йөзләгән буалы каршылады. Ерактан ук кызыл йолдызлы “Җиңү көне белән!” дип язылган легендар Л-4302 паровозы күренде. Ул әкрен генә көпчәкләреннән пар һәм торбасыннан кара төтен чыгарып тимер юл станциясе янына тукталды. Шул вакыт тирә-якка Җиңү вальсы яңгырады, бу мизгелләр әлеге тантанада катнашучыларны чын мәгънәсендә 80 ел элек булган вакыйгаларга алып кайтты. Поезд составында сугыш елларындагы хәрби техника урнаштырылган алты платформа, вагон “теплушка” белән кухня вагоны тагылган. Гимнастеркалардан егетләр-кызлар халыкны сәламли, Җиңү көне белән котлый. Шул арада вагон кухня ишекләре ачылды. Яшь солдат “Кемгә ботка? Кайнар, әле генә утта пешкән” дип тирә-яктагы халыкны чакыра башлады. Эмоцияләргә бирелеп, барысы да телефонга төшерә башлады. Өлкәннәр, балалар панорама күргәзмә итеп ураштырылган “Катюша”ны, “Газ” автомобиленә урнаштырылган пушканы, “Т34-85 танк”ны карадылар, фото төштеләр. Аннан тимер юл административ бинасы каршында театрлаштырылган тамаша башланды. Мемориал поезд белән бергә маршрутта тагын бер – Россия тимер юллары җитәкчелеге, ветеран хезмәткәрләр, әлеге тамашада катнашучы артистлар утырган поезд да хәрәкәт итә. Тере музыка белән платформадан тимер юлчыларның “Үлемсез полк”ы узды. Халыкны Горький тимер юллары начальнигы урынбасары Сергей Шагалов сәламләде һәм “Җиңү Поезды” акциясенең юкка гына Буа станциясендә тукталыш ясалмавын әйтте. Чөнки Буа аша 1942 елда Җиңүгә илтүче тимер юл салына башлый һәм ул бүгенге көнгә кадәр халыкка хезмәт итә, диде ул. Горький тимер юллары ветераннар советы җитәкчесе Евгений Маралов буалыларны чәршәмбе 30 апрель, 2025 ел Районның барлык яңалыклары buinsk-tat.ru сайтында һәм социаль челтәрләрендә № 17 (11369) Газета 1919 елның 14 июненнән чыга 16+ БАЙРАК Буа район газетасы e Җиңү поезды. /НАИЛӘ ХӘСИБҖАНОВА ФОТОСЫ. сәламләп, яшь буыннарны тәрбияләүдә зур өлеш керткәннәре өчен оешма исеменнән районның “Форпост” отряды директоры Руниза Сабитовага һәм ветеран тимер юлчы Илгиз Нигъмәтуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды. Аннан тимер юлчылар Буада тимер юл вокзалы янында Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт куйган һәм сугышта катнашкан батырлар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, яшь чыршылар утырттылар. Евгений Маралов белдерүенчә, Җиңү Поезды 23нче апрельдә Мәскәү өлкәсеннән кузгалып, төрле шәһәрләр буйлап Уралга кадәр барып җитәчәк. Ике атналык сәяхәт Түбән Новгород шәһәрендә 6 май көнне Козьма Минин бронепоезды янында тантаналы митинг белән төгәлләнәчәк. Состав 12 сәгать 20 минутта Буадан кузгалып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев