Буага кайткан чит ил гражданнарын тикшерделәр
Узган айда район эчке эшләр хезмәткәрләре тарафыннан “Легаль булмаган-2018” оператив профилактик операциясе үткәрелде.
Аның барышында полицейскийлар законсыз миграцияләү очракларын тикшерделәр. Нәтиҗәдә 12 закон бозу факты ачыкланды – районга кайткан чит ил гражданнары Россия Федерациясе территориясенә керү кагыйдәләрен бозганнар. Алар барысы да административ җаваплылыкка тартылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев