Буага кайтучы автомобильдә пассажир наркотик белән тотылган
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 12 май көнне төнге 2нче 10 минутта Казан-Ульяновск трассасының Буага керү юлында ЮХИДИ инспекторлары "Мазда 6" автомобилен туктаталар. Рульдә 1993 елгы егет һәм аның 1991 һәм 1995 елгы танышлары була. Соңгысының кесәләрен тикшергәндә ак төстәге порошок тутырылган ике төргәк табыла. Соңрак экспертиза аны...
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 12 май көнне төнге 2нче 10 минутта Казан-Ульяновск трассасының Буага керү юлында ЮХИДИ инспекторлары "Мазда 6" автомобилен туктаталар. Рульдә 1993 елгы егет һәм аның 1991 һәм 1995 елгы танышлары була. Соңгысының кесәләрен тикшергәндә ак төстәге порошок тутырылган ике төргәк табыла. Соңрак экспертиза аны синтетик наркотик дигән нәтиҗә бирә. Хәзер бу факт буенча җинаять эше кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев