Буага Кыят күперендә баткан егетне эзләргә водолазлар килде (+фото)
Кыят күперендә фаҗига 11 март көнне булган иде. Тракторда булган өч кешенең берсе судан чыга алмады.
Аны эзләү әле дә дәвам итә. Бүген анда Казаннан водолазлар килде. Елгада боз киткәннән бирле 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары көймәдә багорлар белән эзлиләр, җәяүләп яр буйларын карап чыгалар. Шул ук эшләрне егетнең якыннары, танышлары – Рус Киштәге һәм Кыят авылларыннан ир-егетләр дә башкара. Әлегә нәтиҗәсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев