Сырган юрган – зур бүләк
Буа районында милли йолаларыбыз саклана.
Хәзер кибетләрдә юрганнарның ниндие генә юк, кем әйтмешли, бар да, сатып ал. Тик менә Каенлык авылында яшәүче өлкән апалар аны үзләре сыралар.
Аңа язгы сарык йонын махсус саклап калалар. Әлеге авыл халкы юрган сыруны бер йолага әверелдергәннәр. Биредә аны тегеп кенә калмыйлар, мөнәҗәт тә әйтәләр, төрле эшләнмәләр дә чигәләр.
Алар гадәттә авыл мәдәният йортына җыелалар.. Гармун тавышы әллә каян яңгырап тора. Милли көйләрне уйнаганда Зөлфия Вәлиеваның бармаклары бармакка йокмый. Аңа кушылып, ак яулыклы әбиләр, авылча гади киенгән хатын-кызлар, түбәтәйләрен кырын салган ир-атлар җыр сузалар. Апалар каршыбызга татар халкының иң кадерле ризыгын – ипи тотып кунакларны каршы алалар. Алар – сугыш һәм сугыштан соңгы авыр чор балалары, икмәкнең һәр валчыгына кадәр кадерен беләләр.
– Бернәрсәне дә әрәм итмәү канга сеңгәндер. Безнең татар халкы икмәк игеп кенә калмыйча, терлек тә күп тоткан. Әниләр сарык йонының бер төген дә исраф итмичә, язгысын юрганга, дип алып калалар иде. Чөнки ул озын һәм калын була. Ә менә көзге йон ярамый. Ул нәзек һәм кыска, - дип сөйләде безгә 80 яшен тутырган Разия апа Мөлекова.
Ул үз гомерендә күп юрганнар сырган, шул исәптән мамыкктан да. Андыйларны балаларны кияүгә биргәндә бирнә итеп тә әзерләгән.
- Ә шулай да иң җылысы – сарык йоныннан эшләнгәне, - ди ул. Тәҗрибәсеннән чыгып, йон әзерләү нечкәлекләрен дә сөйләде. Яз көне сарык йонын алганнан соң, аны яхшы итеп кайнатып юалар. Кипкәч, тетәләр, тарыйлар. Юрган тышын сул ягы белән идәнгә җәеп куялар, аның өстенә тигез итеп йон тезеп чыгалар. Аннан юрган тышының өстәге катын әйләндереп алып, бөдереп баралар, шулай итеп йон тышлык эченә кереп бара, Аннан ике башын, чатларын уртасын тегәләр. Әгәр дә юрган тышы бер төсле генә булса, ул вакытта аны милли бизәкләр төшереп сыралар. Ә инде төсле, чәчәкле тышлык булганда, туры сызык итеп тексәң дә ярый.
Биредә юрган гына түгел, мендәр тышлары, сөлгеләр, җәймәләр дә чигәләр. Монысы районның “Ак калфак” оешмасына йөрүчеләр. Шуларның берсе – Әлфия апа Җаббарова. Ул безгә ак тукымага татар халкының милли бизәкләрен төшерү эше белән таныштырды.
– Борынгы бизәкләрне авылдагы өлкән әбиләрдән өйрәнеп калдык. Мендәр тышларында һәм сөлгеләрдә шул үрнәкләр. Бездә әле егетләрне чиккән кульяулык бүләк итеп озату, каршы алу йоласы да яши. Элеккеге гореф-гадәтләрне онытмыйбыз, - диде ул.

Чиккәндә төрле төсле җепләр кулланалар. Чөнки һәрбер төснең үз мәгънәсе бар. Яшел – үлән, зәңгәр – тыныч күк йөзе, кызыл – кояш баешы, сары – өлгергән башаклар төсе.
Гармун тынып торган арада да, көй туктамый. Рузилә Шәрәфетдинова мәнәҗәтләр әйтте. Ул аларны әнисеннән өйрәнеп калган, ә сүзләрен үзе иҗат итә. Мөнәҗәтләр сәламәтлек, сабырлык сорап Ходайга ялвару темасына багышланган.
– Балаларымны бишек җырларына йоклатмый идем, ә мөнәҗәтләр көенә күзләрен йомалар иде. Үсә төшкәч, алар белән көйләгәнем дә булды, - диде ул.
Шунда кинәт кенә чишмә янында гармун сыздырды. Кичке уеннарны башлап җибәрүләре икән. Алдан апалар юрган сырып утырганда оеган аякларын язып, “сигезле биеп алдылар, аннан түгәрәкләп басып, йөзек сала башладылар. Бу уенны еш уйнагангамы, күзләр чыныгып беткән, күрәсең, йөзекнең кемнең учында яшеренгәнен тиз белеп алалар. Җәза бирер өчен түгәрәк уртасына чыгармыйча тотып калалар. Шулай итеп кайсысы биеде, кайсысы шигырь сөйләп бирде.
Соңыннан олылар чишмәгә бару йоласы күренешен дә гәүдәләндерделәр. Алдан гармунчы, аның янында чигешле сөлге өстенә куелган икмәк тотып ак яулыклы апа бара. Ә арттан бер төркем халык ияргән. Алар өздереп авыл көйләрен, борынгы җырларны яңгыраталар. Чишмә янына җиткәч, туктадылар да тыпырдатып, авылча, җиңелчә бии башладылар. Моның да мәгънәсе бар икән. Чөнки татар халкы гомер-гомердән чишмәга дан җырлаган – аның яңаруына, тәмле суы белән сыйлап, кешеләргә сихәт бирүенә рәхмәт әйтеп, шулай күңел ачып шатланганнар. Биеп туйгач, “Тимерче чишмәсе”ннән алынган су салынган самавыр чәен халык рәхәтләнеп эчте.
Чараларда халык татар милли ризыкларыннан табын әзерләиләр. Биредә гөбәдия, кабартма, бармак һәм башка бик күп төрле азыклар куелган. Халык бердәм булып авыз итте. Соңгы сүзне әлеге бәйрәмне оештыручы мәдәният йорты мөдире Гөлфия Газизова әйтте.
– Төп катнашучылар безнең “Чишмә” фольклор ансамбленә йөриләр. Алар үзләре белән яшьләрне дә ияртеп киләләр. Чөнки без белгән гореф-гадәтләребезне югалтмыйча, киләчәк буынга да җиткерергә тиеш, - диде ул.
Әлфинур Йосыпова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев