Буага “Талантлар университеты” килде. Нинди максат белән? (фоторепортаж)
Районның иң сәләтле – фән олимпиадаларында, бәйге-конкурсларда җиңүләр яулаган укучыларның тагын да ачылуына мөмкинлек бирү өчен. Шушы максатта бүген лицей-интернат базасында район башлыгының “Талантларны ачу” көзге профильле мәктәбе эшли башлады.
Өч көн дәвамында төрле мәктәпләрдән җыелган актив һәм сәләтле 75 укучы “Казан ачык талантлар университеты” остазлары белән бергә тренингларда, уеннарда катнашачаклар. Алар ярдәмендә киләчәк һөнәрләре, кайсыларының ни дәрәҗәдә кирәклекләрен һәм аларны үзләштерү өчен үзеңдә нинди күнекмәләне үстерергә икәнлеген ачыклаячаклар. Шулай ук районның эш бирүчеләре белән танышачаклар һәм алар тәкъдим иткән һөнәрләр турында беләчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев