Буалалыр, Зур Фроловода ачылган хәйрия складына үзегезгә кирәкмәгән кием-салым китерә аласыз
Буа районының Зур Фролово авылында хәйрия склады ачылды.
Бу хакта районның Инстаграмдагы аккаунты хәбәр итә. Склад яхшы хәлдәге киемнәр, аяк киемнәре, өй җиһазы, көнкүреш техникасы, балалар өчен әсбаплар, озак саклана торган азык-төлекләр кабул итә. Китерелгән барлык әйберләр, авыр хәлле, күп балалы, янгында каза күргән гаиләләргә биреләчәк.
Складның адресы: Буа районы, Зур Фролово авылы, Энгельс урамы, 1 номерлы йорт.
Белешмәләр өчен телефон: 8 9503 17 60 13 (Ольга Шевелева).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев