Буалы 28 яшьлек егетнең автомобиленә арест салдылар
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 30 ноябрь көнне юл инспекторлары һәм Буа, Апас, Кайбыч районнары буенча суд приставлары шәһәрдә яшәүче 28 яшьлек егетнең “ВАЗ-2114” автомобиленә арест салдылар.
Ул исерек килеш рульгә утырган өчен 30 мең сумга штрафка тартылган булган һәм әлеге бурычын озак вакыт түләми килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев