Буалы әти-әниләр колагына: бала соңга калып йөрсә, штраф сездән түләттерәчәкләр
Татарстан Прокуратурасы балигъ булмаганнар өчен комендант сәгате кагыйдәләрен искә төшерде.
Шул рәвешле балигъ булмаган үсмерләр каникул чорында - 1 июньнән 1 сентябрьгә кадәр 23.00 сәгатьтән алып иртәнге 6 сәгатькәчә җәмәгать урыннарында олылардан башка йөрергә тиеш түгел. 1 сентябрьдән 31 майга кадәр бу вакыт тагын да озая, ягъни чикләүләр 22.00 сәгатьтән иртәнге 6 сәгатькәчә гамәлдә булачак. Баласы чикләнгән вакыттан соңарып йөрсә , аның әти-әнисе административ штрафка тартылыргы мөмкин. Соңарып йөрү кабатланса, баланы профилактик исәпкә алачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев